Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 июнь 2019, 11:52

Шәфкатьлелек күрсәткече

Былтыр Собханкул хастаханәсенең паллиатив ярдәм бүлекчәсе аша 550 авыру үткән

Дөньяда ел саен онкологиядән 5 млн, Русиядә 300 мең кеше вафат була. Күпләр авыртынып-сызланып китә. Паллиатив ярдәм бүлекчәсе табиблары һәм шәфкать туташлары аларның хәлен җиңеләйтергә тырыша. Былтыр аларның куллары аша 550 авыру үткән, шуның 324е – яман шешле.

Хезмәткәрләрнең бурычы – авыруның авыртыну-әрнүләрен басу, аңа рухи ярдәм күрсәтү, үз-үзен тәрбияләргә өйрәтү.

– Кайчандыр сәламәт-леге ташып торган таза ирнең күз яшьләре белән елавын күреп йөрәк әрни: якыннарына кирәге калмаган, – ди Собханкул хастаханәсе мөдире Физәлия Садрыева. – Асылда паллиатив ярдәм бүлекчәсенең максаты – җәмгыятьтә кешелек-лелек сыйфатларын уяту, чынбарлыкта исә ул гадәттә кешеләрнең каты бәгырьлелек һәм битарафлык барометрына әверелә.

Төрле кеше бар, әлбәттә. Кайбер авыруларның якыннары кечкенә өмет чаткысын да дөрләтергә әзер. Менә яңа методика яки дару бар икән, диләр. Әллә сынап карыйбызмы? Бәгъзеләре белән әңгәмә фәкать бер сорауга кайтып кала – кайчан өзеләчәк? Паллиатив ярдәм бүлекчәсе мөдире Замир Галиуллин сабыр гына һәркемнең күңеленә ачкыч яратырга, авыруның хәлен җиңеләйтү зарурлыгын аңлатырга тырыша.

Бер очрак язмышын үзгәрткән

Какча, җыйнак гәүдәле Замир Кәшфелмәган улы безне бүлекчәнең озын коридоры буйлап ияртеп бара. Ул чираттагы ялда, әмма җитмешне куса да, көн саен эшенә сугыла. Чөнки авырту – авыруларның котылгысыз юлдашы ял белән исәпләшми. Бүлекчә турында сөйләгән арада, игътибар белән авыруларның йөзенә күз сала. Көтмәгәндә ял бүлмәсенә борыла, туганы кебек, олы яшьтәге апаны иңеннән кочып, сораштыра башлый.

– Кайчан салдылар? Кайсы җирең авырта? Ярар, озакламый сугылырмын.

Замир Кәшфелмәган улы медицинага 1977 елда килә. Армиягә кадәр фельдшер булып эшли. Хезмәт итү дәверендә еш кына табиб-стоматологны алыштырырга туры килә. Нәтиҗәдә теш табибы булырга карар итә. Тик язмыш үзенчә хәл итә.

– Уфага документлар тапшырырга килдем, баксаң, бу шәһәрдә стоматологка укытмыйлар. “Дәвалау эше” бүлекчәсенә керергә туры килде, – дип көлә табиб.

Шулай итеп, Галиуллин төбәк хастаханәсенә килеп эләгә һәм 37 ел терапевт булып эшли. Паллиатив ярдәм бүлекчәсе ачылган мәлгә авылның барча халкын диярлек белеп өлгерә. Бу урынга эшкә үзенчәлекле карашлы нәкъ шундый кеше таләп ителә.

– Хастаханәдә куна-төнә ята ул, – ди мөдир. – Туймазыда ялга киткән хезмәттәшләре өчен кизү торырга да өлгерә. Яшь табиблар ярдәм сорап аңа йөгерә.

Авыруларның Галиуллинга язылмыйча, юлламасыз килгән чаклары да була. Чөнки табиб катлаулы авырулар вакытында корсак куышлыгына җыелган суны кудыру буенча заманчарак алымны үзләштергән. Гадәти ысул аны кыска вакытка бер тапкыр кудыруны күздә тота, нәтиҗәдә авыруның хәле мөшкелләнә. Яңа ысул – озаграк булса да, аяурак.

– Сәламәт кешеләр вакытында табибка күренсен, тикшеренсен иде! – диләр бертавыштан Галиуллин белән Садрыева. – Урамда егерме беренче гасыр, күпләр исә диспансерлаштыруны санга сукмый. Телефоннан шалтыратып, шушы чараны үтегез инде дип үгетләвебезгә кара-

мастан, кайберәүләр килми. Шул ук вакытта беренчел тоташ тикшеренү дә онкологияне ачыкларга ярдәм итә.

Җитди диагнозын белгәч тә, кайберәүләр бер әби өйрәткән иде кагыйдәсенә таяна. Төнәтмә, халык ысулларына алданып, вакытны әрәм итә.

Без хөкемдар түгел – дәвалыйбыз гына

– Бу бүлекчә хезмәткәрләре сайлап алынган кебек: игътибарлы, җентекле, шәфкатьле, – дип дәвам итә сүзен Физәлия Мәдихәт кызы. – Барысы да махсус укытылган. Авыр чирлеләр арасында ВИЧлылар да, тормыш сазлыгына батучылар да бар. Әмма без хөкемдар түгел – табиб-лар. Авыртынган кешене күрәбез икән, теләк бер генә – ярдәм итү.

Менә бер гыйбрәтле хәл. Хастаханә ишек төбенә трассада имгәтелгән бер азгын хатынны ташлап киткәннәр. Аңарда бер кочак инфекция, җитмәсә, буыннар авыруы – ул авыртуга түзәлми бәргәләнде. Шәфкать туташларына да акырды. Әмма аны барыбер дәваладык, бер айдан утыра башлады, аннары «ходунки» белән йөреп китте. Соңрак хатынның гомердә дә булмаган документларын юллау кыйссасы башланды, чөнки инвалидлык рәсмиләштерергә кирәк иде. Паспорт алу өчен дәүләт пошлинасына хезмәткәрләр акчаны үз кесәсеннән чыгарды.

Бүлекчә аерым маддә буенча финанслана. Шуңа күрә ел саен бүлекчәдә ремонт үткәрелә, тиешле дарулар белән тәэминат өзелми.

– Күптән түгел тамчылап тукландыру һәм үпкәләрне ясалма җилләтү аппаратлары кайтты, – дип сөенә бүлекчә мөдире. Болар барысы да авыр чирлеләрнең хәлен җиңеләйтә, хәтта ки гомерен дә озайта.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: