Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 июнь 2019, 11:36

"Һәркайсы өчен җан әрни",

– ди 1нче хирургия бүлекчәсе шәфкать туташы Ирина Әхтәмова авырулар турында әңгәмәләшкәндә

Балачакта Ирина бик еш хастаханәдә ята. Шәфкать туташларын игътибар белән күзәтә һәм аларга охшарга тели. Медицина училищесын тәмамлап, Аблай ФАПында чирканчык ала. Кияүгә чыгып, шәһәргә күченә, Туймазы үзәк район хастаханәсе хирургиясенә эшкә урнаша. 29 ел эшли инде ул биредә.

Авырулар аның өчен бала кебек. Менә монысына катырак дәшәргә кирәк, икенчесе белән йомшаграк мөгамәлә корасың. Авыру операциядән соң тернәкләнеп, аякка бассын дисәң, башкача булмый. Аның хәле яхшырмаса, көяләнә ул.

– Күптән түгел бер хатынның гомере өзелде. Бик авыр хәлдә китерелде, табиблар ахыргача аның гомере өчен көрәште. Әмма ярдәм сорап соң мөрәҗәгать иткән, – дип чак еламый Ирина Фәрит кызы.

Әхтәмова медицина процедуралары һәм гамәлләрен төгәл, куркусыз башкара. Кирәк булса, авыруны тыңлый, күңелен үстерә, тынычландыра. Авыру-ларның савыгуына чиксез сөенә.

Ләлә МУСИНА.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).


Читайте нас: