Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 июнь 2019, 11:41

Дәвалыйбыз, төзибез, яшь алмаш җәлеп итәбез

Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин табибларга йөкләтелгән бурычлар турында бәян итә

– Бездә сыйфатлы медицина булсын өчен республика кулыннан килгәннең барысын да эшләячәк. Дәвалау оешмалары эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген күтәрү белән беррәттән, авыруларны профилактикалау, авыр чирлеләрне тернәкләндерү системасы үсешенә зур игътибар бүләчәкбез, – Башкортстан Башлыгы вазифаларын үтәүче Радий Хәбиров БР Сәламәтлек саклау атнасында якын киләчәккә шундый бурычлар билгеләде. Ул шулай ук үлем очракларын киметү мөмкинлеге биргән анык карашка басым ясалачагын раслады. Бу юнәлештә нәрсә эшләнгән һәм алда торган бурычлар турында Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир ГЫЙЗДӘТУЛЛИН белән әңгәмәләшәбез.

– Зәбир Сәримович, үзегез өчен соңгы ва-кыйгаларның кайсысы әһәмиятлерәк дип исәплисез?

–Һичшиксез, шәһә-ребездә балалар дә-ваханәсе төзү бу. Ул республиканың “Башкортстан Республикасының 100 еллыгына – 100 объект” программасы кысаларында тормышка ашырыла. Бер ел элек “хастаханә шәһәрчеге” биләмәсендә төзелеш эшләре башланды. Һәм бер-ике айдан соң диярлек дәваханә нәни пациентлары өчен ишекләрен ачачак.

Моннан тыш, ашыгыч медицина ярдәме бүлекчәсе автопаркы өр-яңа җиһаз белән тәэмин ителгән сигез яңа махсус машина белән тулыланды. Паллиатив ярдәм күрсәтү өчен гаять кирәкле кыйммәтле җиһаз сатып алынды.

Хатын-кызлар консуль-тациясендә Туймазы һәм Шаран районыннан йөкле хатыннар өчен районара пренаталь диагностика кабинеты эшли башлады. Анда эксперт класслы ультратавыш диагностикасы җиһазы кайтарылды да инде. Бу җиһазда эшләү өчен хатын-кызлар консультациясе белгечләре Мәскәүдә укып, FMF (Яралгы медицинасы фонды) халыкара сертификатларына ия булды. Балалар дәваханәсендә “Балачак” программасы кысаларында күчмә (портатив) ультратавыш җиһазы сафка кертелде.

Шунысы куанычлы, 2019 һәм планлы 2020-2021 елларга 100 койка-урынга исәпләнгән травматология-хирургия корпусы бинасын төзү республика анык инвестиция программасына кертелде һәм Башкортстан Республикасы Хөкүмәте тарафыннан расланды. Бу эштә төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров зур ярдәм күрсәтте. Чөнки без Туймазы, Шаран, Бакалы районнары халкына, шулай ук федерациянең М-5 “Урал” трассасында юл-транспорт казасында зыян күрүчеләргә хирургия, урология, онкология, нейрохирургия һәм травматология юнәлешендә медицина ярдәме күрсәтәбез. Бүгенгә 1, 2нче хирургия бүлекчәләре, травматология үзәге санитария-эпидемиология таләпләренә җавап бирмәгән биналарда һәм төрле корпусларда урнашкан. Яңа корпус төзелсә, мәсьәлә хәл ителәчәк.

– Медицина хезмәт-кәрләре эшендә нинди казанышларны билгеләр идегез?

– Туймазы район хастаханәсе – икенче дәрәҗәдәге медицина оешмасы (республикада медицина ярдәме өч дәрәҗәдә оештырыла). Кимендә ике сәгатьлек арада төбәк үзәкләре урнашкан, анда мөмкинлекләр һәм җиһазлар күбрәк. Атап әйткәндә, юл-транспорт казасында зыян күрүчеләр, пешкән, катнаш җәрәхәтләр алган, кискен коронар авырулар, баш миендә кан әйләнеше бозылу авыруларына дучар кешеләргә ярдәм итүгә кагыла бу. Кайбер очракта Туймазы табибларының Уфадагы хезмәттәшләре белән берлектә башкарылган кичектергесез эшчәнлеге авыр чирлеләрнең гомерен коткарып кала. Мәсәлән, агымдагы елның 21 маенда Туймазы хастаханәсенең реанимация бүлекчәсенә бер баланы китерделәр, кизү торган травматолог белән реаниматолог аңа ашыгыч ярдәм күрсәтте. Кызны республика балалар клиника хастаханәсенә исәпкә куйдылар, анда белгечләрнең игътибарлы эшчәнлеге нәтиҗәсендә күрсәткечләр тикшерелде, аның хәле катгый күз уңында тотылды.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: