Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 Май 2019, 11:46

Сәламәтлек поезды расписание буенча йөри

29 июньнән 11 июльгә кадәр район буйлап күчмә диагностика лабораториясе узачак

Апрельдә республикада “Сәламәт республика – сәламәт төбәк” чарасы башланды. Ул республика Башлыгы вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров күрсәтмәсе буенча авылда яшәүчеләргә медицина ярдәменең кулайлылыгын арттыру максатында үткәрелә.

Чара кысаларында төбәк буйлап берничә бүлектән торган күчмә медицина комплексы йөриячәк. Анда төрле медицина җиһазлары, шул исәптән маммограф, флюорограф, кардиограф урнаштырылган. Республика клиника хастаханәсе белгечләре – онколог, эндокринолог, невролог, педиатр, терапевт кабул итәчәк.

29 июньдә поезд биш көнгә Туймазыга киләчәк. Аннары Кандра, Серафимовка, Собханкул авылларына китәчәк.

Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин сүзләренә караганда, мондый күчмә дәваханә хезмәтләренә ихтыяҗ зур. Ул аеруча авыл халкына кирәк.
Читайте нас: