13-19 майда 10.00-16.00 сәгатьләрдә 8 (34782) 7-35-34, 8 (34782) 7-40-38 телефоннары аша ВИЧ-инфекцияне профилактикалау буенча "ашыгыч элемтә" узачак. “Роспотребнадзор”ның БР Идарәсе төбәк бүлеге белгечләре ВИЧ-инфекция йоктыру хәвефе һәм нәтиҗәләре, профилактика чаралары турындагы сорауларга җавап бирәчәк, антиретровирус терапиясе турында сөйләячәк, ВИЧка кайда тест үтәргә мөмкинлеген аңлатачак, халыкка үзләрен һәм балаларын авырудан саклау турында киңәш бирәчәк.