Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 апрель 2019, 12:37

Аякларга булыша таяклар

Ветераннар бер ел инде галәм буйлап атлый

Спорт проектын үстерүгә грант алгач, коммерцияләшмәгән “Исток” оешмасы директоры Зимфира Галиева шундук бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводының ветераннар советы рәисе Луиза Шәйдуллинага чыга. Яшьтәшләрен үз тирәсенә туплап, скандинавия атламына аңардан да яхшырак өйрәтүче булмас!

Беренче дәрескә берничә генә кеше килсә, хәзер Шәйдуллина кул астында 40тан артык тәрбияләнүче. Һәркайсының үз “скандинавия” тарихы. Мәсәлән, 80 яшьлек Фаил Хәмидуллинны бу спорт тәртипкә өйрәтә. Ансыз ул иртән иркәләнеп урыннан тормый ятарга мөмкин, хәзер исә иртәнге сәгать тугызынчы яртыга күнекмәләргә өлгерергә кирәк.

Эш тәҗрибәсе 42 ел тәшкил иткән педагог Нәфисә Сәмигуллина ирен югалткан. скандинавия атламы белән шөгыльләнү һәм яшьтәшләре белән аралашу кайгысын онытып торырга ярдәм итә.

79 яшьлек Нина Верещагина беренче дәрескә килгәч, икеләтә куанган. Ике дистә ел “Башмежколхозстрой” төзелеш трестында бергә эшләгән Луиза Мөхәмәт кызын очраткан ул. Сөйләшеп сүзләре бетмәгән...

Шушы көннәрдә чал чәчле спортчылар мәдәният һәм ял паркы амфитеатрында скандинавия атламы белән шөгыльләнә башлауларына бер ел тулуны билгеләде. Җитәкчеләре һәм “Исток” оешмасына рәхмәт белдерделәр. Аннары, таяк-ларын шакылдатып, амфитеатрны әйләнделәр. “Картаямыни ул йөрәк?!” җәмәгать оешмасының “Ахирәтләр” иҗат коллективы әгъзалары исә алар өчен концерт әзерләде.
Читайте нас: