Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 апрель 2019, 12:04

Халык өчен яшиләр

“Ашыгыч ярдәм” бүлекчәсендә ни өчен 20-30ар ел эшлиләр?


90нчы еллар ахырында бер вакыйга була. Ашыгыч ярдәм бүлекчәсенә хәбәр килә – инфаркт. Бригада Өсән төбәгенә юл тота. Авыру – елга аръягында. Үтәрлек түгел. Урап барсаң, вакыт үтә. Валентина Старостина сумкасын ала да машинадан чыга. “Валя, син кая? – Елга аръягына! Сез урап барыгыз. Һәм тизрәк!” Валентина Николаевна Өсән аша чыга, су бугазына кадәр җитә. Юешләнмәсен өчен сумкасын өскә күтәрә. Йөзә дә белми ул, әмма авыруны үлем тырнагыннан йолып калу өчен суга керә.

Корычтай нервлар һәм сизгер йөрәк

Туймазы ашыгыч ярдәм бүлекчәсе коллективы 106 кешедән гыйбарәт. Тәүлегенә 14 бригада эшли. Собханкул, Серафимовка, Түбән Троицкий, Карамалы-Гобәйдәге филиалларны да кертеп. Асылда медицина колледжын тәмамлаган яшьләр бу. Әмма тармак белгечләре дә бар. Әлфинә Халикова фельдшер булып 24 ел эшли. Күпне күргән, күпне кичергән ул. Ашыгыч ярдәм машинасында бәби дә таптырган, җинаятькә бәйле очраклар да булган: бервакыт фельдшер авылыннан Николаевка чатына кадәр аркасына пычак кадалган яралыны китергән. Анда аларны Туймазыдан ашыгыч ярдәм көтеп торган, тиз генә үз машинасына күчереп, шәһәргә илткән. Бу кеше исән калган...

– Хәзер тынычрак, – ди ул. – Халык та ул кадәр явыз түгел. Машина, дарулар – барысы да бар. Коллективыбыз алтын. Ирем дә хәлемә керә, хатынының вазифасы җаваплы булуын аңлый. Без хәтта автомәктәпләрдә укытабыз. Булачак шофёрларга юл-транспорт казасында үзеңне ничек тотарга, канны ничек туктатырга, йөрәк туктаганда нишләргә кирәклеген аңлатабыз.

Дөрес, хатын-кыз – нәфис зат. Өченче каттагы фатирдан 100 килограммлы кешене күтәреп чыгу гына да ни тора. Носилкалар ватылырга мөмкин. Күршеләреннән ярдәм сорыйбыз, шофёрларыбыз да булыша. Игелекле алар. Фәнис Хөснетдинов, Фәвир Гыймаев, Сергей Изерских белән эшләү җиңел. Һәр минутның кеше гомеренә бәрабәр икәнен аңлый алар.

— Хезмәт хакыгыз артык зур түгел. Эшегез авыр. Нигә кирәк бу сезгә?

— Мин җавап бирим әле, – дип, ашыгыч ярдәм бүлекчәсе мөдире Нурфаяз Асылгәрәев дилбегәне үз кулына алды. – Мин Собханкул хастаханәсендә тыныч кына участок табибы булып эшли идем. Өч минутта эш урынында буласың. Барысы да яхшы кебек. Әмма, дөресен әйткәндә, бертөрлелек ялкытты. Шунда бер айга Туймазы ашыгыч ярдәм бүлекчәсендә бер хезмәткәрне алыштыруымны үтенделәр. Хәтта участок табибы урынын саклап калырга вәгъдә иттеләр. Ризалаш кына! 30 елдан артык вакыт үтте, мин һаман ашыгыч ярдәмдә.

Димәк, безне биредә эшкә мөкиббәнлек тота. Бәлагә юлыккан кешегә ярдәм итү бер кешенең канында булса, икенчесен көчләп тә ярдәм иттерә алмыйсың. Безгә эшкә урнашалар да, өч тапкыр кизү торганнан соң китәләр. Авырлыкларга һәркем түзә алмый. Кайчак үзем киңәш итәм: “Башка эш эзлә. Үз-үзеңне җәфалама”.

Бүлекчәнең барлык хезмәткәре дә – үз эшенең остасы. Алар травматолог та, хирург та, балалар табибы да. Тиз арада карар кабул итәргә һәм җитез ярдәм күрсәтергә тиеш без. Кайдадыр юлда каза күрүчене тикшергәндә сиңа аның бер өзелгән әгъзасын китереп бирәләр. Уштан язарга мөмкин. Фельдшерның нервлары тимер булырга тиеш, димәк.

Соңгы вакытта бөтенләй аңлашылмаган күренеш барлыкка килде. Кешеләр яньчелеп беткән, канга баткан машинаны телефонга төшерә һәм җәмәгать челтәренә урнаштыра. Шуны аңлый алмыйбыз – нәрсәгә кирәк бу?

Кайчак яман шештән иза чигүче авыру янына киләсең. Аны бер почмакка кертеп салганнар, шәфкать туташы укол ясый, бабайның исә җибәрәсе килми, аралашырга тели ул. Балаларының исә аның белән сөйләшеп утырырга вакыты юк. Шәфкатьлелек җитми хәзер кешеләргә...

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Венера АШИРОВА.


Читайте нас: