Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
17 апрель 2019, 12:55

Кызамык уен эш түгел

Шушы авыру таралуга юл куймас өчен табибларга кимендә 100 кешегә прививка ясарга туры килде

Соңгы елларда илебездә дә, безнең районда да кызамык белән авыру очраклары теркәлә. Төп сәбәбе – шушы хәвефле авыруга каршы халыкны иммунлаштыру дәрәҗәсе кимү.

Биш кеше авырды, 100е – күз уңында

2018 елда Башкортстан Республикасында кызамык җәһәтеннән хәл-торыш имин түгел дип бәяләнде: 35 авыру теркәлде, шуның 14е – балалар. Ике кеше бу авыруны – Төркиядән ялдан, берничә кеше Мәскәүдән йоктырып кайтты.
Үткән ел ахырында кызамык Туймазы районы теплицаларына Кыргызстаннан эшкә килгән бер мигрантта ачыкланды. Шул ук теплицада тагын 70 мигрант эшләгән, аларның да кызамыкка каршы прививкасы булмаган. Тәүлек эчендә аларны иммунлаштырып, инфекция таралуга юл куелмады.
Быел мартта Туймазыда тагын биш кеше авырды.
Октябрьскийдан килеп, Туймазы колледжында укыган 17 яшьлек студент, өч бала һәм бер сабыйның әнисе бу. Хастаханәгә эләккәнче, ханым баласы белән Мәскәүгә барып кайткан, анда авыру таралу теркәлгән. Әнисенә дә, баласына да прививка ясалмаган.
Кызамыкка шик раслану белән, табибларга шушы кешеләр белән аралашучыларны ачыкларга туры килде. Бу 1360 кеше, шул исәптән 211 бала. Күршеләре, туганнары, хезмәттәшләре, балалар бакчасында бер төркемгә йөргән балалар.
Исегездә тотыгыз – әлеге авыру ачыкланган очракта, аның чыганагы – авыру яшәгән фатир гына түгел, тоташ подъезд, ул укыган яки эшләгән урын, кечкенә торак үзәге. Мондый очракларда табиблар фатир, йорт, оешма саен кереп, инфекция таралуны туктату эше алып бара. Ике тапкыр иммунлаштырылу турында мәгълүмат булмаса, прививка ясыйлар. Шуңа күрә алдан ук иммунлаштыру турында мәгълүмат хәстәрләү зарур. Вакцина каршылыклар булган очракта гына ясалмый. Кызганычка, халык тарафыннан прививка ясаучы бригаданы нәфрәтләнеп каршы алучылар, прививка ясатудан баш тартучылар, прививка турында мәгълүмат бирмәүчеләр дә булган. Бу кешеләр үзләренә генә түгел, якыннарына да зыян салуын аңламый, күрәсең.

Ничек аерырга?
Кызамык – гаять йогышлы вируслы инфекция. Авыруның күрәләтә билгеләре барлыкка килгәнче үк кеше берничә көндә инфекция тарату чыганагына әверелә.
Еш кына кызамыкны башлангыч чорда салкын тию белән бутыйлар. Бу вакытта аның билгеләре чыннан да вируслы салкын тию инфекциясенә охшаш: кеше сүлпәнәя, температурасы күтәрелә, йокысы кача, аппетиты кими. Аннары томау, ютәл барлыкка килә.
Берничә көннән температура төшә, әмма ютәл һәм томау көчәя. Кешенең күзләре яктылыкка нык тәэсир итә, еш кына конъюктивит башлана.
Тәндә – тимгелләр, авыз куышлыгында кызыл таплар барлыкка килә. Озакламый алар үтә, урынында пигмент таплар кала.
Баш авырту, эч китү, ашказаны эшләмәү, аңны җую да кызамык билгеләре булырга мөмкин.
Бер яшькәчә балаларда гадәттә иммунитет әнисеннән килә. Аның җирлегендә кызамык еш кына сиздермичә үтә. Мәсәлән, авыз куышлыгында таплар булмый, тәндәге тимгелләр дә азрак һәм тоныграк, бер атнага гына бара. Әмма бу очракта хәл тагын да хәвефлерәк, чөнки авыру икенчел инфекция белән катлауланырга мөмкин.



Кызамык отит һәм менингитка китерә

Кызамыкның хәвефлелеге – өзлегүләрдә, алар авыруның үзенә караганда да авыррак кичерелә. Инфекция иммунитетны нык какшата, шуңардан соң теләсә кайсы бактерияле инфекциягә һәвәслек арта. Аеруча киң таралган өзлегүләр исәбендә – үпкә ялкынсыну, бронхит, балаларда – урта колак ялкынсынуы. Кызамык нерв системасына да тәэсир итә, кайбер очракларда ул энцефалитка, анысы исә баш мие шешенүгә китерә. Менингит, менингоэнцефалит һәм полиневрит, сукырлык – еш кына үлемгә китерүче нәтиҗә-өзлегүләр исемлеге бу. Мәсәлән, былтыр Уфаның нәни кешесе белән шулай булган. Сабыйга хәвефле авыруга каршы прививка ясатылмаган, әти-әнисе шул вакытта ук авырган баланы үзе белән Төркиягә алып барган. Сәфәрдән кайтып озак та тормаган, ул вафат булган.

Вакытында прививка ясатыгыз!
Кызамыктан саклануның төп ысулы – иммунлаштыру. Прививка ясаткан кеше дә авыруны йоктыра ала, әмма авыру җиңелрәк үтә.
Кешегә иммунлаштыру ике тапкыр – 1 һәм 6 яшендә үткәрелә.
Әгәр балачакта ике прививка да ясалса яки сез кызамык белән авырган булсагыз, киләчәктә прививка ясату таләп ителми, сездә гомерлек иммунитет бар, димәк. Әмма шул ук вакытта профилактика прививкалары сертификаты булу зарур. Прививкагыз булуны яшәү урыны буенча прививка кабинетында (ФАПта) ачыкларга була. Иммунитет булуны ачыклауның икенче юлы – G класслы кызамыкка махсус тәнчекләргә кан анализы тапшыру.

Әгәр прививка вакытында ясалмаса яисә прививка турында мәгълүмат булмаса, ул өлкәннәргә шулай ук өч ай аерма белән ике тапкыр ясала.

Читайте нас: