Төмәнәктә яшәүче Гөлфия Заһирова белән Хәнифә Гайнанова озак еллар бер колхозда эшләгән, гаиләләре дус булган. Хәзер балалары үскән. Һәм өлкән яшьтәге апалар ялларын төрләндерергә карар иткән.
Башта авылдагы ансамбльдә җырлаганнар. Узган җәй исә карар иткәннәр: бу гына аз, чәмлерәк хәрәкәтләнергә кирәк. Нәкъ шул вакытта кулларына гәзиттә скандинавия адымы белән шөгыль-ләнүчеләр турында мәкалә эләгә. Пенсио-нерлар-ның махсус таяк алырга акчасы җитми. ”Онык-лардан калган чаңгы таякларына нәрсә булган?” – дип уйлый алар. Күршеләр шул таяклар ярдәмендә көн саен, һава торышы нинди булуга карамастан, җәяүләп, авыл буйлап ике километрлап юл үтә.
– Балалар иңенә авыр йөк буласым килми, – ди Хәнифә Исламгәрәй кызы. – Шуңа күрә сәламәтлегем турында кайгыртырга тырышам. Йөреп кайтканнан соң сулышлар җиңеләеп кала. Йоклар алдыннан йөрибез. Шундук йокларга ятабыз, ашарга ярамый. Буыннар да сызламый, кәеф тә күтәрелә.
Пенсионерларның башка эше юк дип уйлыйсызмы? Һич алай түгел – икесенең дә ихатасы тулы мал-туар – сыер, бозаулар, тавык, каз, үрдәк. Җәй көне бакча эшләре дә өстәлә – 30 сотыйлап җирне утарга, су сибәргә кирәк.