Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 апрель 2019, 12:03

Иң мөһиме – тынычлык саклау

Яшь фельдшер Шахноза Истамова кимендә 500 тукайлының сәламәтлеген күз уңында тота

– Кеше аңын җуйды! Ярдәм итегез! – Тукай авылы фельдшеры Шахноза Истамованың йортында төнлә телефон шалтырый.

“Хәвеф чемоданы”н эләктереп, кыз җәһәт кенә каза күрүче янына йөгерә. 40 яшьлек ирнең кинәт кан басымы төшкән. Соңрак медицина хезмәткәренең җитез гамәлләре бу кешенең гомерен саклап калырга ярдәм итүе ачыклана. Фельдшер булып ике ел эшләү дәверендә Истамова шундый дистәләгән очракта ярдәм күрсәткән.

Элекке фельдшер хаклы ялга киткәч, авыл халкы пошаманга кала: аңа алмашка кем килер, яңа фельдшер шундый ук игътибарлы булырмы? Бүген аларның шик-шөбһәләре калмаган. Чөнки Шахноза Фәрхәд кызы өчен “эш сменасы” дигән төшенчә юк. Ул яхшы аңлый: авылда фельдшер – тәүлек әйләнәсенә “ашыгыч ярдәм” ул, өстәвенә, күпчелек авырулар нәкъ төнлә кискенләшә. Һәм бик еш яшь фельдшер яшәү белән үлем арасындагы көрәштә бөтен авырлыкны үз иңенә ала, тиз арада беренче ярдәм күрсәтә, Карамалы-Гобәй авыл амбулаториясеннән табиблар чакырта.

– Башта авыру янына ашыгыч чакыртудан курка идем. Хәзер күнектем, аңладым: иң мөһиме – тыныч булу. Шулчакта дөрес карар кабул итү җиңелрәк, – ди фельдшер. – Кешеләр белән аралашу ошый миңа. Тукайлыларның барысын да диярлек танып беләм, аларның сәламәтлеген кайгыртам. Алар күмәк – 400ләп өлкән кеше һәм йөзләгән бала.

Медицина хезмәткәре булырга мәктәптә укыганда ук карар иткән ул. Туймазы медицина колледжында уку бу эшкә кызыксынуын ныгыткан. Мәктәп елларыннан ук яшәгән авылында эш табалуына чиксез сөенгән.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: