Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 март 2019, 12:22

Туберкулёз бервакытта да аерым катлам вәкилләре авыруы булмады

Бу авыру алдында фәкыйрьләр дә, хәллеләр дә, шәһәр кешесе дә, авыл халкы да көчсез

Туберкулёз – электән килгән авыру. Борынгы Вавилонда үпкә туберкулёзы билгеләре ачык-ланса, ир кеше хатыны белән аерылышырга хак-лы дип язылган. Башка илләрдә хакимият авыру таралуны күздә тоту өчен мондый очракларны хәбәр итүне үтенгән. Ул заманда бу авыру асылда фәкыйрьләрне эзәрлекли. Кызганычка, бүген аны теләсә кем йоктыра ала.

– Күпләрнең фикеренә караганда, туберкулёз халыкның иҗтимагый-имин булмаган катламына хас. Бу ялгыш караш, – ди «Роспотребнадзор»ның БР Идарәсе төбәк бүлеге җитәкче белгече Алия Газетдинова. – Җәмгыятьтәге урының да, биләгән вазифаң да, башка төшенчәләр дә кешенең авыру йоктыруына тәэсир итми. Туберкулёз – һава-тамчы инфекциясе. Үзеңне авырудан курчалау мөмкин түгел – бары тик авыруны йоктыру ихтималын киметергә була. Монда кешенең иммун системасы ныклыгы зур әһәмияткә ия. Статистикадан күренүенчә, авыруларның 95 проценты – тәмәке тартучылар. Тәмәке тарту туберкулёз таякчыгының организмга үтеп керү юлындагы беренче каршылыкны эштән чыгара. Бу бронхлар. Аннары туберкулёз таякчыгы лимфа һәм кан системасына үтеп керә, монда инде авыруны җиңү өчен организмга барлык саклану чараларын эшкә җигәргә туры килә. Ә бу саклану чаралары исә бар кешедә дә булмый.

– Туберкулёзның чәмле төренә дучар авыру бер елда зарарлы Кох таякчыгын тагын 10-15 сәламәт кешегә йоктырырга мөмкин. Шуңа күрә туберкулёз белән ел саен дөньяда 9 миллион кеше авыруы һич гаҗәп түгел, – дип сөйли Туймазы үзәк район хастаханәсе табиб-фтизиатры Айгөл Мәхмүдова. – Менә минем тәҗрибәдән ике очрак.

Яшь ир шофёр булып эшли һәм аны безгә эш урыныннан гади һөнәргә яраклылык тикшерүе үтәргә җибәрәләр. Моңа кадәр медицина тикшеренүләрен ел саен үтә һәм күңелсезлекләр көтми. Бу юлы аңарда урынлы үпкә туберкулёзы ачыкланды. Авыру башланып кына килгән мәлдә мәгълүм булды, шуңа карамастан, дүрт ай махсус стационарда, аннары Шафрандагы шушы юнәлештәге санаторийда дәваланды ул.

Ирнең сәламәтлегенә җаваплы каравы нәти-җәсендә авыру үсеше туктатылды. Ул табибларга даими күренеп тора, авыруның яңадан баш калкытуына юл куймас өчен препаратлар эчә. Аның гаилә әгъзалары арасында да медикаментоз профилактика үткәрелә.

Кызганычка, авырулар арасында җавапсыз бәндәләр дә җитәрлек. Эшсез яшь ир ютәл бимазалау һәм ябыгу сәбәпле участок терапевтына мөрәҗәгать итә. Ул аны үз чиратында фтизиатрга җибәрә, нәтиҗәдә үпкә тукымалары таркалу һәм бактерияләр бүленү чорында үпкә туберкулёзы ачыклана. Аны хастаханәгә урнаштырдылар, гаиләсен тикшерделәр, химиопрофилактика үткәрделәр. Әмма бер айдан соң ир хастаханәдән качты. Бераздан янә хастаханәгә эләкте, үпкәсеннән кан килә башлаган иде. Хәле бераз җиңеләю белән кабат качты. Шундый “качышлы уеннары”ннан соң авыру озайлы үпкә туберкулёзына дучар булып, инвалидка әверелде, аның ахыргача савыгуына өмет өзелде.
Читайте нас: