Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 февраль 2019, 12:00

Фельдшерга бәхет өчен күп кирәкми...

Түбән Троицкий авылына яңа ашыгыч ярдәм автомобиле кайтты

Февраль башында «Сәла-мәтлек сәгатене»нең бер чыгарылышы республикада ашыгыч ярдәм хезмәте эшчәнлегенә багышланды. Бу өлкәдә төп бәла – махсус машиналарның артык таушалганлыгы телгә алынды.

Радий Хәбиров ашыгыч ярдәм хезмәте табиб-лары һәм фельдшерлар белән очрашырга, аларның фикерләрен тыңларга һәм киләчәктә халыкка медицина хезмәте күрсәтү сыйфатын яхшырту өстендә бергәләп эшләргә тәкъдим итте.

– Ашыгыч ярдәм табиб-лары, полиция һәм янгын сүндерүчеләр кебек, беренчеләрдән булып каза күрүчеләргә ярдәмгә ашыга. Эшне оештыра белә алар, без исә алардан килгән хәбәрне ишетеп, вакытында чара күрергә тиеш, – дип ассызыклады республика җитәкчесе.

Туймазы районында шундый хәбәр Түбән Троицкий авылы халкыннан килде.

– Безнең фельдшерлар эшләгән машина гаять салкын. Аңарда еш кына бәләкәй балалар белән шәһәргә барырга туры килә. Сезгә барлык авылдашлар исеменнән үтенечем бар: безгә дә яңа машина бирсеннәр иде, – дип яза район Хакимияте башлыгына “ВКонтакте” сәхифәсендә Түбән Троицкийда яшәүче бер ханым.

Түбән Троицкий амбулаториясе коллективы могҗиза көтми, әлбәттә. Юкка. Авыл тарихында беренче тапкыр бирегә 2 миллион 600 мең сумлык “Б” класслы яңа УАЗ машинасы кайта. Автоҗылыткычлы!

Югары категорияле фельдшер Евгения Персидская Туймазы медицина колледжын тәмамлаган. Монда сигез ел эшли инде һәм Түбән Троицкийдан беркая да китәргә җыенмый. Әйткәндәй, өч туганы да медицина өлкәсендә эшли аның.

– Элек авыруларны Туймазыга иске машинада илттек, 45 минутлап вакыт китә иде моңа. Ә хәзер без бәхетле! Бу машинада кирәкле барлык медицина җиһазлары бар: йөрәкне эшләтеп җибәрүче дефибриллятор, ЭКГ-аппараты, глюкометр, йомшак носилкалар, умыртка баганасы җәрәхәтләре өчен калканнар, балалар өчен шанс-якалар, җылыткыч-юрган. Хастаханәгә юлланганда фельдшердан авыруга инъекция ясаганда тизлекне күздә тоту таләп ителми, моны махсус аппарат – инъектор башкара.

Бераз дәшми торганнан соң Евгения Михайловна өстәп куйды:

– Миңа 16 яшь чагында “ашыгыч ярдәм” машинасында әтием вафат булды. Аны хастаханәгә илтеп җиткерергә берничә километр гына калган иде. Менә нәрсәгә китерә җиһазланмаган машина... Мәктәптән соң, әлбәттә, кешеләрнең гомерен саклап калу максатында медицина өлкәсен сайладым.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: