Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 февраль 2019, 11:41

Әти-әнине һәм хоккейны яратам

“Туймазы-Арена”да ярышлар һәм кышкы гаилә фестивале үтәчәк

Дүрт көн дәвамында боз сараенда күләмле чаралар оештырылачак.

21-24 февральдә 9.00-19.30 сәгатьләрдә Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Игелекле боз” ачык хоккей турниры узачак. Анда бөтен Русиянең 9 яшьлек хоккейчылары көч сынашачак. Турнирда “Девон” (Туймазы шәһәре), “Салават Юлаев” (Уфа шәһәре), “Лада” (Тольятти шәһәре), “Заряд-Мечел” (Чиләбе шәһәре), “Комета” (Самара шәһәре), “Юрматы-СКА” (Салават шәһәре), “Ижсталь” (Ижау шәһәре), “Сарматы” (Ырымбур шәһәре) командалары катнашачак.

23 февральдә 13.00 сәгатьтә боз сарае алдында Елена һәм Геннадий Тимченколарның хәйрия фонды ярдәмендә “Әти-әнине һәм хоккейны яратам!” дип аталган гаилә бәйрәме узачак. Өч төрле ярыш оештырылачак: шайбалы, туплы һәм пима киеп хоккей уйнаячаклар. Катнашу өчен

3 кешедән торган команда тупларга, аңа исем биреп, “Туймазы-Арена” администраторына гариза тапшырырга кирәк. Командага теләгән һәркем: малайлар, кызлар, әниләр, әтиләр, әбиләр, бабайлар керә ала.

24 февральдә 16.00-18.00 сәгатьләрдә “Туймазы-Арена” җыелма командасы һәм “Салават Юлаев” командасы йолдызлары арасында дусларча очрашу узачак.
Читайте нас: