Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
14 февраль 2019, 11:39

Күмәк-мәдәни чаралар азрак булачак

Районда грипп һәм йогышлы кискен тын юллары авыруларына каршы күләмле көрәш бара

Үткән атнада йогышлы кискен тын юллары авыруына 1663 туймазылы дучар булган, гриппның ике очрагы теркәлгән.

7-10 февральдә карантин нәтиҗәсендә 23нче балалар бакчасының 1нче өлкән төркеме эшләмәгән, 8-10 февральдә Кәкребаш мәктәбенең 9нчы сыйныфы укымаган, 11 фев-ральдән 17сенә кадәр Серафимовка 3нче балалар бакчасының иртә үсеш төркеме ябылган.

Районда тоташ алганда йогышлы кискен тын юллары авыруына дучар кешеләр саны күпьеллык күрсәткечләрдән арткан. Моннан тыш, атна саен

20ләп туймазылыда үпкә ялкынсынуы ачыклана.

Шул уңайдан район башлыгы карары белән Туймазыда грипп һәм башка кискен тын юллары авырулары эпидемиясенә каршы көрәш чаралары кертелә.

Ул медицина хезмәткәрләрен һәм авыруларны грипптан мөмкин кадәр ныграк саклау-курчалауны, дәвалау-профилактика, халыкка хезмәт күрсәтү оешмаларында битлек кию режимын кертүне, йогышсызландыру режимын көчәйтүне, районда күмәк-мәдәни чаралар үткәрүне чикләүне күздә тота.
Читайте нас: