Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 февраль 2019, 12:33

Тешләрнең сәламәтлеге тукланудан башлана

Табиб-стоматолог Лена Гыймазова – тешләрне саклап калу турында

Табиб-стоматолог Лена Гыймазова – тешләрне саклап калу турында


Теш табибларыннан курку күпләребездә балачактан килә – карап торуга ук курку хисе тудырган кораллар белән авыртуны басучы дарулар кулланып тормыйча теш дәвалаганнарын яки алганнарын хәтерлисезме? Шул сәбәпле докторга күренүне соңгы чиккә җиткерәбез. Инде шул соңгы чик җитсә, авырттырмый һәм ышанычлы итеп дәвалаган табиб эзләргә керешәбез. Андый табиб турындагы мәгълүмат кулдан кулга тапшырыла, таныштан танышка күчә.

Шундыйларның берсе – шәһәр дәваханәсе табиб-стоматологы Лена Зәбир кызы Гыймазова. Ул ахыргача “тере” тешләрне саклап калу яклы.

– Әгәр тешкә нык зыян килмәгән икән, нервларыннан арынырга ашыгырга ярамый. Шул чагында ул “тере” калачак, чөнки кан әйләнеше бозылмаячак, димәк, озаккарак чыдаячак. Табибка ярты ел саен күренү отышлы. Яңа башланучы кариесны тиз һәр артык авырттырмыйча дәвалап була, – ди ул. – Тешләр сәламәт булсын өчен юньле азык ашарга кирәк. Кирәкмәгән, кайчак хәтта зыянлы ризык белән тукланганда тешләрегез өчен гигиена чаралары артык файда китермәячәк. Күпләр фикеренә караганда, тешләрне әйбәтләп чистарту, каты әйбер кимермәү озак елларга Голливуд йолдызларына хас елмаюны сакларга ярдәм итә, имеш.

Чынлыкта исә сәламәт тешләр сыйфатлы тук-ланудан башлана. Сүз “тере” витаминнарга, яхшы үзләштерелүче минералларга бай ризык турында. Кешеләр күп һәм еш ашарга күнеккән, азыкның энергия чыганагы булуын оныта. Шул ук вакытта аны тиешле күләмдә аз гына азыктан алып була. Азыкны җентекле чәйнәү мөһим. Һәр кисәктән ләззәт алуга озаграк вакыт сарыф итегез. Шул чагында хәтта кечкенә күләмдәге азыктан да туячаксыз.

Кеше төкереге – гаять файдалы субстанция, ул ферментларга бай, бактерияләргә каршы тору сыйфатына ия.

Әгәр азыкны чәйнәмичә, кисәкләп йотсаң, ул ашказанында, эчәктә таш булып ятачак. Перистальтика бозыла, эч ката, хәвефле микроорганизмнар үрчи башлый. Бу янә тешләрнең сәламәтлегенә тәэсир итә.
Читайте нас: