Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 февраль 2019, 12:28

Туймазылылар янә Бөтенрусия күмәк чаңгы узышында катнашачак

Туймазылылар янә Бөтенрусия күмәк чаңгы узышында катнашачак

Туймазылылар янә Бөтенрусия күмәк чаңгы узышында катнашачак


Шимбә, 9 февральдә, чаңгы базасында туймазылыларны мавыктыргыч чара көтә. Анда Бөтенрусия күмәк чаңгы узышы үтәчәк.

Районыбызда узган барлык спорт бәйрәмнәре арасында “Русия чаңгы юлы” аеруча мөһим урын били. Анда катнашучылар саны елдан-ел арта. Быел алар 3,5 меңләп булыр дип көтелә. Чаңгычыларны җыр-моңлы, биюле чын кышкы бәйрәм көтә. Кыр кухнясы эшләячәк, анда теләгән һәркем кайнар боткадан авыз итәчәк. Сәүдә оешмалары камыр ризыклары белән кайнар чәй тәкъдим итәчәк. Предприятиеләр күшекләр корачак, анда хезмәткәрләр җылына һәм ял итә алачак. Килегез! Башлана 11.30 сәгатьтә.
Читайте нас: