Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 февраль 2019, 12:09

Сорау-җавап

Мин дә туймазылы ич!

Мин дә туймазылы ич!


“Собханкулдан Туйма-зыга стоматология дәваханәсенә теш дәваларга килдем. Түләүсез дип уйлаган идем, миңа исә моның 15-16 мең сумга төшәчәген әйттеләр. Һәм дәвалауның фәкать туймазылылар өчен генә түләүсез булуын. Мин туймазылы түгел, димәк? Руфина Трофимова”.

Стоматология дәваханәсе мөдире вазифаларын вакытлыча үтәүче Гөлнара Хөсәенова җавап бирә:

– Медицина страховкасы полисы булган һәр Русия Федерациясе кешесе, яшәү урынына карамастан, теләсә кайсы муниципалитет дәваханәсендә түләүсез стоматология ярдәме алу хокукына ия. Туймазы районында яшәүчеләр моны Туймазы шәһәре стоматология дәваханәсендә эшли ала. Түләүсез хезмәтләндерү мәсьәләләре буенча шәхсән дәвалау оешмасы мөдиренә яисә аның урынбасарларына яки 5-16-23, 5-09-79 телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин.

Түләүле хезмәтләр дәваханәдә ирекле тәртиптә түләүле һәм ортопедия кабинетларында күрсәтелә.
Читайте нас: