5 февральдә 10.00-12.00 сәгатьләрдә РФ Президентының БРдагы кабул итү бүлмәсендә 8 (347) 229-74-58, 229-74-76 телефоннары буенча “Росздравнадзор”ның Башкортстан Республикасындагы вәкиле катнашлыгында “ашыгыч элемтә” үтәчәк. Бу оешма вәкиленә дарулар тәэминаты, торак үзәкләрендә даруханәләр кулайлылыгы һәм күрсәтелгән түләүсез медицина ярдәме сыйфатына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итәргә була.