Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 февраль 2019, 12:34

Иртәгә – Бөтендөнья яман шешкә каршы көрәш көне

Онкология – кешегә янаучы иң куркыныч һәм көтелмәгән авыруларның берсе.

Онкология – кешегә янаучы иң куркыныч һәм көтелмәгән авыруларның берсе. Үзе яки якыннары шушы бәлагә таручылар өчен бу үлем белән яшәү арасында калу, нервлар киеренкелеге, кискен хис-тойгылар. Әмма көтелмәгән нәтиҗәле хәл-вакыйгалар да була.

Мисал? Күпме телисез. Биш ел элек утыз еллап Украинада гомер иткән танышым Собханкулга кайтып төпләнде. Туган-үскән якларына кайтырга бу ханымны ике сәбәп мәҗбүр итте: Незалежноедагы тынгысыз хәл һәм эчәгесендә яман шеш ачыкланган 23 яшьлек кызы. Чарасызлыктан, бахыр ханым химаячылар һәм медицина оешмалары арасында бәргәләнде. Берничә тапкыр безнең редакциягә дә сугылды. Бу күңелсез вакыйганың нәтиҗәсе көтелмәгәнрәк булды: кызы терелде, ә әнкәсе исә... яман шештән вафат булды.

Баласын коткарырга теләп, ул бу авыруның үзендә үсеш алуын искә дә алмаган, ахыр чиктә ике айда китеп барды. Озайлы стресс-борчулар онкология үсешенә китергән.

Мондый вакыйгалар аз түгел. Һәркайсыбызның диярлек байтак еллар элек яман шеш ачыкланган, әмма бүген дә тормышка сөенеп яшәгән якыннары, дуслары бар.

Димәк, өметсезлеккә бирелмәскә, кул селтәмәскә кирәк. Без әңгәмәләшкән яман шеш авырулы кешеләрнең күбесе раславынча, күп нәрсә авыруны ничек кабул итүеңә бәйле – хөкем карары итепме, әллә тормыш юлындагы чираттагы бер сынаумы. Бүген фармацевтика шактый алга китте, заманча препаратлар кулланып һәм вакытында (!) дәваланган хәлдә яман шешкә дучар кешеләр озын-озак яшәргә сәләтле.

Медицина һәм өмет могҗиза кыла. Һәм безнең шундый авырулы кешеләргә мөнәсәбәтебез. Кайчак кеше хәленә керү, ихлас күңелдән ярдәм итәргә теләү дару төймәләре һәм уколлардан да көчлерәк. Бу хакта онытмагыз.

(Мәкаләне тулысынча “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: