Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 гыйнвар 2019, 12:59

Софья, сезне туган шәһәрегездә көтәләр

Район һәм үзәк район хастаханәсе җитәкчеләре белән очрашудан соң медицина университеты студенты Софья Миңнегулова югары уку йортын тәмамлагач туган шәһәренә кайтырга карар иткән

Район һәм үзәк район хастаханәсе җитәкчеләре белән очрашудан соң медицина университеты студенты Софья Миңнегулова югары уку йортын тәмамлагач туган шәһәренә кайтырга карар иткән


Безнең республикада 1,7 мең табиб җитми. Бу саннарны сәламәтлек саклау министры вазифаларын үтәүче Рафаэль Яппаров хәбәр итте. Әлеге мәсьәләне төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров та даими кузгата, сәламәтлек саклау өлкәсендә яшь алмаш сәясәтенең торак белән тәэмин итү, медицина хезмәткәрләренә җәмәгать ярдәме күрсәтүдән башлануны ассызыклый. Мәсьәләне хәл итүдә мөһим урынны муниципалитет җитәкчеләре били, аларның бурычы – яшь белгечләр өчен шартлар булдыру.


Үзләрен кирәкле итеп тойдылар

Туймазы районында медицина хезмәткәрләрен төбәк сәламәтлек саклау оешмаларына җәлеп итү белән ныклап шөгыльләнәләр. Тар белгечләр өчен хезмәт фатирлары; ординаторлар өчен тулай торакларда фатир төрендәге бүлмәләр; яңа “Чулпан-2” төбәгендә торак (коммерция килешүе шартларында ике яисә өч бүлмәле фатирларга урнашу мөмкинлеге бирә) тәкъдим ителә.

Медикларга сабыйларын балалар бакчаларына урнаштырырга ярдәм итәләр, бию һәм фитнес-клубларда, атлетика залларында шөгыльләнүгә 50% ташлама ясала, күнегү заллары, бассейннар һәм мәдәни-күңел ачу үзәкләренә бару мөмкинлеге бирелә.

Соңгы дүрт елда Туймазы районына 20 яшь белгечне җәлеп итүгә ирешелде. Әмма районга әле дә 20ләп табиб җитми.

Күптән түгел район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов һәм үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин Башкортстан медицина университеты студентлары – якташларыбыз белән очрашты. Бүген бу югары уку йортында Туймазыдан 158 студент һәм 25 клиника ординаторы укый. Мондый очрашуларның максаты – яшьләрне медицина оешмалары эшчәнлеге белән таныштыру, аларның нинди шартларда кече ватанына кайтырга әзер булуын аңлау.

Табиб гомер буе белемгә омтыла

Әңгәмәдә катнашучылар-ның берсе – бишенче курс студенты Софья Миңне-гулова. Софьяның тагын кимендә өч ел укыйсы бар. Әмма ул укуны эш белән бергә алып бара инде. Башкала хастаханәләренең берсендә кардиология бүлекчәсендә шәфкать туташы булып эшли.

– Гаиләбездә беренче табиб булачакмын, – ди ул. – Балачакта еш авырдым. Терелүемә ышаныч тудырган, игътибарлы һәм тыныч табибларны зур рәхмәт хисе белән искә алам. Шундый табиб буласым килә.

Мәктәптә мавыгуларым күп иде. Бию, спорт белән шөгыльләндем, музыка мәктәбендә фортепиано классында укыдым. Музыка белән шөгыльләнү, мәсәлән, түземлелеккә, халык алдында чыгыш ясау үзеңне кулда тоту һәм төрле кешеләр белән аралашу осталыгына өйрәтә.

– Югары медицина уку йортында уку бик катлаулы дип исәпләнә. Озак күнектеңме?

– Иң авыры – икенче-өченче курслар, бердәнбер хыял – туйганчы йоклау. Дүртенче курста фәннәр кимеде. Әмма алар катлаулырак, чөнки турыдан-туры табиб эшчәнлегенә кагыла. Эш, тәҗрибә артты.

– Яшь табибларны төпкелгә нәрсә җәлеп итә дип уйлыйсыз?

– Аякка баса алу, гаилә кору һәм аңа тотрыклылык тәэмин итү мөмкинлеге. Кешенең торагы булса, хезмәт хакы артып торса, ул яхшы тормыш эзләп чит җирләргә чыгып китмәячәк. Мин үзем шәхсән туган шәһәремә кайтырга җыенам.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: