Республикада кискен йогышлы авырулар үсеше күзәтелә
Узган атнада 552 туймазылы, шул исәптән 444 бала авырган.
Шушы чорга бәйле авырулар саны артуын медицина хезмәткәрләре берничә сәбәп белән аңлата: өшү-туңу нәтиҗәсендә иммунитет какшау, туклану рационында витаминнар җитмәү, ябык биналарда озак булу.
Авырмас өчен авыру билгеләре сизелгән кешеләр белән аралашырга тырышмагыз, кулны даими сабынлап юыгыз, бүлмәне юеш чүпрәк белән сөртеп-юып чыгыгыз, бинаны җилләтегез һәм һаваны дымландырыгыз.
Йортта берәрсе авырса, аны аерым бүлмәдә тотарга тырышыгыз, аерым савыт бүлегез, көненә 5-6 тапкыр фатирны җилләтегез һәм бүлмәне юып чыгарыгыз.