Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 гыйнвар 2019, 12:23

Гүзәллек дәвалый

Табиб-онколог Гөлнур Нигманова авыруларын дәвалаганда медицина өлкәсендәге бар мөмкинлектән файдалана һәм җан җылысын кызганмый

Табиб-онколог Гөлнур Нигманова авыруларын дәвалаганда медицина өлкәсендәге бар мөмкинлектән файдалана һәм җан җылысын кызганмый


Уфада берничә ел дәвамында яман шешкә дучар кешеләрнең хәлен җиңеләйтү өчен «Гүзәллек дәвалый» проекты тормышка ашырыла. Җитди авыруын беразга булса да онытып торсын өчен, аларны театр, киноларга алып баралар, шәһәрнең күренекле урыннары белән таныштыралар. Без бу проектка нигез салучыларның берсе – Гөлнур Хәмзә кызы Нигманова белән элемтәгә кердек.


– “Гүзәллек дәвалый” проектының ничек барлыкка килүе турында сөйләп китсәгез иде?

– Биш ел элек Республика профилактика үзәге белән берлектә без “Пациент мәктәбе” проектын башлап җибәрдек. Соңрак “Табибка күренгәндә” чарасы, аннары “Гүзәллек дәвалый” барлыкка килде. Беренче ике проект халыкка авыру, аңа юл куймау чаралары турында бар яклап мәгълүмат бирү максатын күздә тота – кызыклы очрашулар, лекцияләр бу.

Өченче проект яман шешле авыруларның күңелен үстерүгә юнәлтелгән. Без бергәләп театр, музей, кинога йөрибез. Мәдәният, матурлык дөньясында авыруларыбызның чирләрен онытып торуларын күрәбез. Аларның күңеле күтәрелә, үз-үзләренә ышанычы арта.

– Туймазы авырулары бу проектта катнашаламы?

– Әйе, “ВКонтакте”, “Инстаграм” җәмәгать челтәрләрендә төркемнәребез бар. Безгә җәмәгать челтәренә язарга, килешергә, килергә була.

Кайвакыт зур предприятиеләр безне хезмәткәрләре өчен лекция укырга чакыра. Күптән түгел Туймазы нефть кудыру идарәсендә булдык. Җитәкчеләрнең хезмәткәрләрен кайгыртуы бездә ихтирам уята, әлбәттә.

– Кайчак “яман шеш” диагнозын авыруга турыдан-туры әйтмичә, туганнарына сөйлиләр. Ничек уйлыйсыз, дөресме бу?

– Әгәр авыру өлкән яшьтә икән, аны дәвалау тәртибен балалары белән бергә хәл итәбез. Әгәр җитди диагнозны “маңгаена бәреп” әйтсәң, дулкынланудан инфаркт яисә инсульт кичерергә мөмкин алар. Күп очракта авыруга башка диагноз әйтелә, ул аны гомеренә куркыныч янамаган буларак кабул итә. Ә без аны озайлы дәвалануга көйлибез. Бу очракта туганнары үзләрен кулда тотарга, дөрес диагнозны ачып салырга тиеш түгел, әлбәттә.

– Авыруларыгызга да, сәламәт кешеләргә дә нинди киңәш бирер идегез?

– Сәламәтлегегезне күздә тотыгыз. Авыру никадәр иртә ачыкланса, аны тулысынча дәвалау мөмкинлеге дә шулкадәр күбрәк. Киеренке халәтне дөрес кичерегез, аны тирәнгә җибәрмәгез, үпкә-ачу тупламагыз. Тормыш матур, онытмагыз.

Ләлә МУСИНА.
Читайте нас: