Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 декабрь 2018, 12:13

Ярдәмгә ашыгучы бригада

Үзәк район хастаханәсенә яңа махсус автомобильләр кайтарылды

Үзәк район хастаханәсенә яңа махсус автомобильләр кайтарылды


Бүген районыбызның ашыгыч ярдәм хезмәтендә 120 хезмәткәр – табиблар, фельдшерлар, шофёрлар, техника ремонтлау осталары һәм башкалар эшли.


– Шәһәр һәм районны 14 бригада хезмәтләндерә, – ди ашыгыч ярдәм бүлекчәсе мөдире Нурфаяз Асылгәрәев. – Өстәвенә, без еш кына авыр хәлдәгеләрне Уфага озата барабыз. Шуңа күрә безгә заманча махсус җиһаз белән тәэмин ителгән ышанычлы машиналар бик кирәк.

Шушы көннәрдә Туймазыга «ГАЗ» һәм «Соболь» төрендәге өч яңа ашыгыч ярдәм автомобиле кайтты. Алар республика бюджеты акчасына сатып алынган. Машиналарның икесе Кандра һәм Серафимовка авылларын хезмәтләндерәчәк.

Яңа машина турында шофёр Марат Йосыпов, фельдшерлар Дарья Степнёва белән Ләйсән Федотова да уңай фикердә.

– Автомобиль җылы (бу безнең климат өчен бик мөһим), авыру өчен җылыткычлы юрган белән җиһазланган хәтта. Димәк, без аның температура режимын көйли алачакбыз, – ди алар. – Машина иркен – анда медицина хезмәткәрләре дә, авыруны озата баручы да сыя. Һәм биек – хәзер медицина хезмәткәрләре элеккеге кебек чүгәләп түгел, аягүрә басып ярдәм күрсәтәчәк.

Җиһазлар урында ук авыруны ашыгыч диагностикалау, аңа беренче медицина ярдәме күрсәтү мөмкинлеге бирә.

Озакламый үзәк район хастаханәсенә тагын дүрт ашыгыч ярдәм машинасы кайтачак.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: