Тәгәрмәчле беренче ветлаборатория бу
Башкортстан шәһәрләре һәм районнары ветеринария станцияләре өчен республика бюджеты акчасына 80ләп махсус автомобиль сатып алынды. Шуларның берсе Туймазы ветеринария станциясенә кайтарылды.
– Тәгәрмәчле ветеринария-санитария экспертизасы лабораториясе химия анализы һәм микроскоп ярдәмендә сөт ризыкларын, кош итен, яшелчә, балны тикшерү өчен тәгаенләнгән, – дип аңлатты ветеринария станциясе начальнигы Илгиз Насыйбуллин. – Без ярминкәләр алдыннан авылларга чыгып, анда сатуга куелган азык-төлекне тикшерә алабыз. Шул исәптән итне дә карап чыгалабыз.
Лаборатория автогенератор белән тәэмин ителгән “ГАЗ” автомобиленә көйләнгән. Анда реактивлар саклау өчен суыткыч бар, экспертларның эш урыны җиһазланган.