Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 декабрь 2018, 13:23

Табибларны төбәкләрдә ничек эшкә калдырырга?

Бу республика һәм төбәк хакимиятләрен борчыган мөһим мәсьәләләрнең берсе

Бу республика һәм төбәк хакимиятләрен борчыган мөһим мәсьәләләрнең берсе


Республика җитәкчесе вазифаларын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров эшенең тәүге көннәреннән үк табиблар белән тәэмин итү-алмаш мәсьәләләре белән шөгыльләнә башлады, чөнки бу турыдан-туры халыкка медицина ярдәме күрсәтү сыйфатына тәэсир итә. Бу мәсьәлә атна саен үткән “Сәламәтлек сәгате” киңәшмәсендә муниципалитет башлыклары һәм сәламәтлек саклау оешмалары җитәкчеләре белән дә тикшерелде. Радий Хәбиров 2019 елда бюджеттан өстәмә рәвештә шушы программаны тормышка ашыру өчен 50 млн сум бүлү, медицина хезмәткәрләрен “Авыл табибы” программасы гамәлдә булмаган шәһәрләргә җәлеп итүнең башка юлларын да өйрәнү бурычын йөкләтте. Исегезгә төшереп үтәбез, әгәр белгеч кимендә 5 елга авылга эшкә кайта икән, аңа дәүләттән бер миллион сум күләмендә ярдәм акчасы түләнә.


– 2016-2018 елларда Туймазы районына төрле юнәлештәге 20 яшь белгеч килде, – дип хәбәр итте Туймазы үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин. – “Авыл табибы” программасы кысаларында 2012-2018 елларда бер миллион сум күләмендәге бер тапкыр түләнүче ярдәм акчасын 40 табиб алды. Шуларның бишесе, арытабан авыл җирендә эшләүдән баш тартып, яшәү урынын үзгәртте.

Шәһәрдә элеккечә – 17, авылларда 6 табиб җитми. Бүген Башкортстан дәүләт медицина университетында максатлы юллама буенча белем алучыларның кайтуын көтәбез.


Ләлә МУСИНА.


(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).
Читайте нас: