Әниләр көне алдыннан бала тудыру йортында яңа туган сабыйларны өйләренә озату тантанасы үтте
Сабыйларның ата-аналарын район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин, ЗАГС бүлеге вәкилләре, үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин җитәкчелегендә медицина хезмәткәрләре котлады.
Ирле-хатынлы Хәли-муллиннар “күп балалы” дәрәҗәсенә ия булган – өченче балалары туган. Улларына исемне яраткан җырчылары Айдар Галимов хөрмәтенә кушканнар. Әтиләренә ияреп, энеләрен алырга 6 яшьлек Әминә белән 3 яшьлек Сәминә дә килгән.
һәм Мәрдановлар гаилә-ләрендә икенчегә малай туган. Альбина Гәрәева һәм Евгений Николаевның яшь гаиләсендә кызлары София дөньяга аваз салган.