Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 ноябрь 2018, 11:44

Медицина “аксамасын" өчен

Башкортстан бүгеннән таләп ителүче медицина хезмәткәрләре җәлеп итүгә 125 млн сум бүләчәк

Башкирия выделит 125 млн рублей на привлечение остродефицитных медицинских кадров


Бу хакта пәнҗешәмбе “Сәламәтлек сәгате” чарасы барышында республика Башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче Радий Хәбиров хәбәр итте. Финанс ярдәменә тар белгечләр исәп тотала, дип билгеләде ул.

– Республикада табибларга кытлык зур. Биш мең балага бер педиатр туры килү коточкыч. Мәсьәләгә җитди карарга кирәк, – диде Радий Хәбиров муниципалитет башлыклары һәм медицина оешмалары җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп.

Үзенең күрсәтмәсе буенча районнарга җентекле эш планы җибәреләчәген билгеләде ул.

Төбәк башлыгы вазифасын вакытлыча үтәүче республика Сәламәтлек саклау министрлыгы җитәкчесе Рафаэль Яппаровка муниципалитет-районнарга алмаш кытлыгы мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтү, һәр күрсәткеч буенча район башлыклары белән аерым әңгәмә үткәрү бурычын йөкләтте.
Читайте нас: