Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 ноябрь 2018, 12:55

Инсультка юл куймаска

Башка кан савудан сакланып буламы? Авыруга дучар булган очракта нишләргә?

Башка кан савудан сакланып буламы? Авыруга дучар булган очракта нишләргә?


Русиядә ел саен кимендә 500 мең кеше баш миендәге кан әйләнешенең кискен тайпылышы – инсультка дучар була. Аларның 50 проценты үлә, исән калган 70 проценты инвалидка әверелә. Шушы сафларны тулыландырмас өчен нишләргә?


Инсульт – иң хәвефле авыруларның берсе, бер сәгать эчендә сау-сәламәт кешене бетерешкән инвалидка әйләндерә. Аның төп сәбәпчесе – төшенкелек, бигрәк тә озакка сузылган, дәвамлы. Мондый очракларда кан басымы күтәрелә һәм стресс гормоны (кортизол) бүленеп чыга, бу исә баш мие фаҗигасенә китерергә мөмкин.

Ләкин сәламәт кешене инсультка җиткерү мөмкин түгел. Стресс белән инсульт арасында “арадашчы” бар. Гадәттә артериаль гипертензия бу (кан басымы 120/80нән югары), кан тамырларындагы атеросклероз төеннәре (нәтиҗәдә инсульт барлыкка килү өчен хәвефле халәт туа – баш миен туендыручы тамырлар тарая) һәм йөрәкнең тирбәлү аритмиясе, бу очракта йөрәк алдында тромблар барлыкка килә – аларның һәркайсы башка «менәргә» мөмкин.

Көтелмәгәндә булуына карамастан, бу авыру “хәбәр” җибәрә, аны авырулар я искә алмый, я санга сукмый.

– Бер сәбәпсез баш әйләнү, хәтер җуелу, битнең яки тәннең бер өлеше ою, сөйләм катлаулану, көчле яктылыкка яки көчле тавышка түзәлмәү ише билгеләрне, алар хәтта берничә минут кына булып алса да, бервакытта да игътибарсыз калдырырга ярамый, – ди табиб-невролог Илүсә Хәлиуллина. – Бу транзитор ишемия һөҗүменә хас гадәти билгеләр, күп очракта кыска гына вакыт эчендә күләмле инсультка әверелә алар. Әлеге очракта артык сабырлык һәм хезмәт казанышлары кыйммәткә төшү ихтимал.

Көчле, кинәт кенә башланган баш авыртуга бервакытта да түзеп торырга ярамый. Баш түзеп тормас дәрәҗәдә авырткан очракта табибка мөрәҗәгать итү инсультны башлангыч чорда ачыклау мөмкинлеге бирә.

Башка кан сауган очракта нишләргә? Фикер ачыклау шуны күрсәтә: халыкның 80 проценты инсульт турында хәбәрдар, 50 проценты билгеләрен чамалый, әмма 20 проценты гына бу хәлгә юл куелса, нинди чара күрергә кирәклеген белә. 10 авыруның фәкать өчесе генә “ашыгыч ярдәм” чакырта. Калганнары ятып торуны, үткәреп җибәрүне хуп күрә. Әмма инсультны кичектереп булмый, бу очракта иң нәтиҗәлесе тәүге дүрт сәгать эчендә ярдәм күрсәтү. Шуңа күрә ашыгыч ярдәм чакырткан очракта, диспетчерны инсультка шик туу турында кисәтергә онытмагыз.