Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 ноябрь 2018, 19:20

Һөнәре – шәфкатьлелек

Медицина колледжының дүртенче курс студенты Анастасия Василевскаяның иманы камил: кешеләргә ярдәм итү – аның язмышы.

Медицина колледжының дүртенче курс студенты Анастасия Василевскаяның иманы камил: кешеләргә ярдәм итү – аның язмышы.


Табиб һөнәре турында балачактан хыяллана, кыз балалар кебек әниле-бәбиле уйныйсы урынга, курчаклар өчен хастаханә оештыра ул.

Гади кешене медицина өлкәсе шаккатырырга мөмкин. Гадәттә анатомия буенча беренче дәресен студент халкы күрше галәмгә очкандай хәтерли. Настяны исә бу дөнья әсәрләндерә. Бар җиргә дә өлгерә: гел “бишле”гә укый, фәнни эшләр яза, ирекле ярдәмче эшчәнлеге белән шөгыльләнә.

– Медицина хезмәткәре һәм ирекле ярдәмче – бер мәгънәле сүзләр, дип исәплим. Икесе дә кешеләргә ярдәм итүне күздә тота, – дип фикер йөртә кыз. – Колледжда ирекле ярдәмчеләр хәрәкәте киң үсеш алган. Күптән түгел авыл ФАПларына ярдәм күрсәттек. Җыештырдык, халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү алымнарын аңлаттык. Хәзер Серафимовка интернат-йортына барырга җыенабыз – кием-салым, көнкүреш кирәк-ярагы, уенчыклар, язу-сызу әйберләре туплыйбыз.

Медицина колледжы студентлары һәрвакыт “алгы сызыкта”: юл-хәрәкәт кагыйдәләре турында искәрмә таратыргамы, мәктәп укучыларына беренче медицина ярдәме күрсәтергәме – алар килеп тә җитә. Яшьләр хәрәкәтенә булышлык итәргәме? Булдырабыз аны. Өлкән яшьтәге ялгыз пенсионерларга ярдәм кирәкме? Медколледж укучылары алгы сафта булачак.

– Теләкләрем тормышка ашса, унивеситетка укырга кереп, аны тәмамлагач, Туймазыга эшкә кайтачакмын, – ди Настя. – Миңа ошый биредә. Әле район хастаханәсенең инфекция бүлегендә практика үтәбез. Анда безне көтәләр, ышаналар, ярдәм итәләр. Студентларны илһамландыра бу.
Читайте нас: