Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
6 ноябрь 2018, 13:34

Медицина җылы кабинеттан башлана

Төпкилдедә фельдшер-акушер үзәге яңартылды

Төпкилдедә фельдшер-акушер үзәге яңартылды

Кимендә 20 ел ремонтланмаган фельдшер-акушер үзәге чыннан да нык үзгәргән: тәрәзәләре, ягып җылыту һәм яктырту системасы яңартылган, үзгәртеп кору нәтиҗәсендә аерым кабул итү бүлмәсе, тикшерү-күренү, процедуралар бүлмәләре барлыкка килгән.

Алсу Мәүлетова бу авылда 1999 елдан бирле. Байтак гомер Кандракүл ФАПында эшләгән, ике ел элек аны Төпкилдегә күчергәннәр. Авылда аны ике йөзләп кеше көтеп тора – күбесе өлкән буын вәкиле. Алсу Рамил кызы алар өчен – иң мөһим кеше, шуңа күрә ФАПны ачуга әзерлек эшләренә бер сүзсез кушылганнар.

– Мин фәкать үз эшемне башкарам, – ди тыйнак кына елмаеп Мәүлетова. – Ремонт ясарга ярдәм иткән депутат Илфир Миңнебаевка исә Төпкилде авылы халкыннан зур рәхмәт.

Ләлә МУСИНА.
Читайте нас: