Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
20 сентябрь 2018, 11:26

Прививка ясат – кыш көне авырмассың

Район предприятиеләре үз эшчәннәрен вакциналау эшенә кереште

Район предприятиеләре үз эшчәннәрен вакциналау эшенә кереште


Көзнең тәүге ае төгәлләнә. Көннәр җылы торуга карамастан, салкын тидереп авыручылар арта. Соңгы атнада 344 кешенең температурасы күтәрелгән, шул исәптән 168 бала. Хәвеф төркемендә – офислар, балалар бакчалары, мәктәпләр һәм җәмәгать транспорты. Вируслы инфекциядән ничек сакланырга соң?

“Туймазытехуглерод” җәмгыятенең экология-сынау лабораториясе начальнигы урынбасары Ирина Гыйниятуллинаның бу сорауга җавабы бер: прививка ясату. Аның гаиләсендә ел саен вакциналаналар, шул исәптән биш яшьлек кызы да.

– Соңгы тапкыр кискен тын юллары авырулары белән авырганыбызны хәтерләмим дә, – ди Ирина Винер кызы. – Салкын тисә дә, уколсыз, даруларсыз җиңеп чыгабыз.

230 кеше хезмәт салган “Туймазытехуглерод” җәмгыяте җитәкчеләре хезмәткәрләренең сәламәтлеге турында кайгырта һәм байтак еллар дәвамында аларга гриппка каршы вакцина ясатуны оештыра. Биредә халык күпләп авырган очракта предприятиегә зыяны зур булачагын яхшы аңлыйлар. Чөнки грипп белән авырган кеше вакытлыча эшкә сәләтлелеген җуя. Моннан тыш, предприятие хезмәткәрләренә зыянлы сәнәгать өчен өстәмә түләнә, завод исәбенә ел саен медицина тикшерүе үткәрелә. Көз көне исә, махсус киемгә өстәп, эчке җылы кием җыелмасы бүленә. Өстәмә һәм өстенлекләр исәбендә – бассейнга йөрү өчен абонементлар, районның спорт чараларында катнашкан өчен премия, тренажер залы җиһазланган. Хезмәткәрләрнең балалары каникул вакытында даими рәвештә савыктыру лагерьларында ял итә.

Быел районда республика бюджеты исәбенә 52200 кешегә прививка ясау күздә тотыла, шул исәптән 12300 балага. Халыкның 40 проценты бу. Иммунитетлы-чыдам катлам булдыру өчен прививка ясатылганнар саны нәкъ шулкадәр булырга тиеш.

Беренче чиратта прививка медицина, мәгариф, транспорт оешмалары, торак-үткәргечләр хуҗалыгы, кошчылык предприятиеләре хезмәткәрләренә; озайлы авыруларга дучар затларга, армиягә чакыру яшендәге яшьләргә, мәктәпкәчә яшьтәге сабыйларга, мәктәп укучыларына, студентларга ясала. Иммунитет булдыру өчен 3-4 атна үтәргә тиеш, шуңа күрә вакцина ясатуны озакка сузарга ярамый.

Теләге булган һәркем яшәү урыны буенча дәвалау оешмаларының прививка кабинетларына мөрәҗәгать итә ала. Вакциналау буенча консультация алу өчен телефоннар: 7-40-19, 7-41-09, 2-10-00, 2-10-05.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: