+18 °С
Болытлы
11 августта 9.30 сәгатьтә шәһәр паркына скандинавия адымын үз иткән һәвәскәрләр чакырыла. “Исток” халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге алар өчен Физкультурачы көне уңаеннан ярышлар үткәрә. Катнашучыларны теркәү – 9.00 сәгатьтә.
ГТО билгесе алырга хыялланган пенсионерлар шунда ук комплекс таләпләрен үти алачак. Комплекс скандинавия адымы һәм аркага ятып, гәүдәне күтәрүдән гыйбарәт. Алдан ГТО сәхифәсендә теркәлергә онытмагыз! Тулырак мәгълүмат – 5-50-27 телефоны аша.