Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 август 2018, 12:10

Мәсьәлә хәл ителде

Ташламалардан файдаланучыларны дарулар белән тәэмин итүдәге өзеклекләрдән арынылды

Ташламалардан файдаланучыларны дарулар белән тәэмин итүдәге өзеклекләрдән арынылды


Соңгы вакытта сатып алудагы чуалчыклар нәтиҗәсендә төбәгебездә ташламалы дарулар тәэминатында өзеклекләр булды. Башкортстан сәламәтлек саклау министры Әнвәр Бакиров сүзләренә караганда, бүген мәсьәлә хәл ителгән. “Федерация ташламалары буенча бүленгән ассигнованиеләр чигендә барлык рецептлар да тәэмин ителде, төбәк ташламалары буенча да вакыты чыккан рецептлар юк”, – дип белдерде ул.

Әнвәр Бакиров БР Хөкүмәте карары белән бу максатта өстәмә 300 миллион сум бүленүен билгеләде. Шул рәвешле, 2018 елда дарулар белән тәэмин итүгә республика бюджетыннан 1,7 миллиард сум (2017 елга чагыштырганда 594 миллион сумга артык) бүленәчәк. Шул арада РФ Дәүләт думасы депутатлары өченче укуда дәвалау федерация бюджетыннан финансланган орфан (сирәк очраучы) авырулар исемлеген киңәйтүче закон проектын кабул итте. Фараз-исәпләүләр буенча, республика бюджетына йөкләнеш кимиячәк һәм 300-600 миллион сум тәшкил итәчәк.

Шулай ук сәламәтлек саклау министры әле республикада автоматлаштырылган программа әзерләү төгәлләнүен ассызыклады. Ул пациентны исәпкә куйган көннән алып, дару алганга кадәр ташламалардан файдалануын күздә тоту һәм киләчәктә дарулар тәэминатындагы кимчелекләрдән арыну мөмкинлеге бирә, дип хәбәр итә “Башинформ” мәгълүмат агентлыгы.
Читайте нас: