Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 июль 2018, 13:15

Арыдыгызмы? Тормышыгызны күздән кичерегез

Беренче карашка риясыз гына талчыгу хастаханә ятагына китерергә мөмкин

Беренче карашка риясыз гына талчыгу хастаханә ятагына китерергә мөмкин


“Лимон кебек саргайдым”, “Йөргән җирдән йоклап китәм” – үз гомеребездә бер тапкыр булса да әйтәбез бу сүзләрне. Әмма кайбер кешеләр бу халәтне һәр көнне кичерә. Алар уянганда ук арыган була. Һәм бу кешеләргә ял көннәре дә, отпусклар да ярдәм итми. Аларны кайчак ялкаулыкта гаеплиләр, чынлыкта исә алар авыру. 40 ел элек Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы бу халәтне “дәвамлы арыганлык синдромы” дип атады. Аны вакытында дәваламасаң, хастаханә ятагына эләгүеңне көт тә тор. Бу авыру билгеләре турында Туймазы үзәк район хастаханәсе табиб-неврологы Илүсә ХӘЛИУЛЛИНА сөйли.

Ешрак дәвамлы арыганлык синдромына 25-45 яшьлек кешеләр дучар була. Димәк, уңыш һәм дәрәҗәгә омтылган эшкә сәләтле, чәмле кешеләр үз иңнәренә күтәрә алмаслык авыр йөк ала.

– Ару-талчыгуны – ял, ялкаулыкны ихтыяр көче белән җиңәләр. Әмма дәвамлы арыганлык синдромын бу юл белән генә җиңеп булмый, – ди Илүсә Вәгыйзь кызы. – Чөнки сүз организмның саклану халәте турында бара, ул кешедә аның ихтыярыннан тыш барлыкка килә. Кеше иртәдән кичкә кадәр тир түгеп, төнлә генә ял итсә, ул тулысынча тергезелә алмый. Бу хәл көн дә кабатланса, нерв киеренкелеге арта. Бу халәт җитәкчеләргә генә хас түгел. Беренче чиратта авыру үз эшенә артык нык бирелеп, соңгы көченә эшләүче кешеләрне “сугып ега”.

Барысы да риясыз гына башлана. Эштә бер-ике сәгатькә тоткарлану, ял көннәрендә чыгу. Аннары бу кешегә ул эшен сыйфатсыз башкара кебек тоела башлый. Димәк, тагын да тырышырга кирәк. Нәтиҗәдә ул ярсый, үз-үзеннән һәм әйләнә-тирәдәгеләрдән канәгать булмый, үзен гаепле дип исәпли. Аны чарасызлык хисе биләп ала. Кешенең юкка-барга ачуы чыга, дуслары белән очрашудан да арый. Нәтиҗәдә ул эшенә очып түгел, сөйрәлеп кенә бара.

– Дәвамлы арыганлык синдромыннан күп очракта хатын-кызлар организмы зыян күрә, чөнки ул артык нык йөкләнешкә әзер түгел. Тереклек өчен мөһим гормоннар эшкәртелү бозыла, – дип дәвам итә Хәлиуллина. – Организм саклана алмый башлагач, беренче чиратта аның иң зәгыйфь әгъзаларына авырлык килә. Дәвамлы арыганлык синдромында гади генә салкын тию дә бик авыр дәвалана.

Мондый очракларда беренче чиратта нишләргә? Үзеңне һәм тормышыңны тәртипкә китерергә. Көндәлек мәшәкатьләрдән качып котылып булмавын аңларга кирәк. Сез үзегезне сакларга, көчегезне дөрес бүлеп, яңадан аякка басарга тиешсез. Бәхәсләшү очракларыннан уттан качкандай качыгыз. Талаш-низагларны читләп үтегез. Күңелсез хәлләргә борчылмагыз, йөрәгегезгә якын алмагыз, алар турында уйламагыз. Һәр нәрсәнең уңай ягын күрергә тырышыгыз. Әгәр берникадәр вакытыңны кызганмасаң, төрле хәлдән чыгу юлын җиңел табарга мөмкин.

Дөрес тукланыгыз – бу сезнең хәлегезне шактый яхшырту мөмкинлеге бирә, организмның чәмлелеген арттыра. Фаст-фудлардан баш тартыгыз, күбрәк яшелчә-җимеш ашагыз. Ябыгу өчен ач тору, җитди диеталар саклаудан тыелыгыз. Һәм эштән соң вакытыгызны җылы ванна кереп, хуш исле кайнар чәй эчеп үткәрегез. Ләкин бервакытта да “өйгә эш” алып кайтмагыз!

Физик һәм акыл йөкләнешен аралаштырыгыз: компьютер алдында яки кәгазь эшләре белән утырганнан соң 1-2 сәгать гади күнегүләр ясагыз. Әгәр мәшәкатьләрегез артып, ике көннән артык кәефегез начар булып йөри икән, кинотеатрга яки мунчага барыгыз, табигатькә чыгыгыз. Һәм, әлбәттә, йокы – ул тыныч, тирән, өзлексез булырга һәм тәүлегенә сигез сәгать дәвам итәргә тиеш.

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: