Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 июль 2018, 12:58

Без булдырабыз!

Салават районында сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен Русия сәяхәтчеләр җыены үтте

Салават районында сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән кешеләр өчен Русия сәяхәтчеләр җыены үтте
Анда 200 спортчы катнашты. Юрүзән елгасы ярына Русиянең төрле төбәкләреннән, шулай ук Төмән, Пермь, Ырымбур, Чиләбе шәһәрләре вәкилләре җыелды. Ярышта безнең республикадан ике команда катнашты. Кандралылар Эльвир Исламов белән Эльнора Мәхмүдова бер командага эләкте.

Катамаранда узышу онытылмаслык булып истә калган. Көчле яңгырлардан соң елга 50 сантиметрга күтәрелгән, шуңа күрә хәвефсезлек максатында узыш юлын яңадан салырга туры килгән.

“Тау сәяхәте” (30 метр биеклектәге кыяга күтәрелү һәм төшү) бүлегендә Эльнора Мәхмүдова өченче урын яулады. Эльвир Исламов “Җәяүле сәяхәт” бүлегендә, авыр юл үтеп, шулай ук “бронза”га ия булды.
Читайте нас: