Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 июль 2018, 12:01

Хастаханә һәм ФАПлар “дәвалана”

Сәламәтлек саклау оешмаларын ремонтлауга кимендә өч миллион сум бүленәчәк

Сәламәтлек саклау оешмаларын ремонтлауга кимендә өч миллион сум бүленәчәк


Шәһәр һәм районның дәвалау оешмаларында ремонт эшләре беркайчан да тукталмый. Һәм бу табигый, чөнки ишле “медицина хуҗалыгында” әле бер нәрсә туза, әле икенчесе эштән чыга, алыштырырга кирәк була. Шуңа күрә үзәк район хастаханәсенең ремонт-төзелеш бригадасы бервакытта да эшсез утырмый – алар аның торышы өчен җаваплы. Җәйге вакытта исә бөтенләй тынгылык юк.

Бригада эшчәннәре Собханкул хастаханәсендә җиңелчә ремонтны төгәлләү һәм төп капканы урнаштырып бетерү белән аларны шундук балалар дәваханәсенә күчергәннәр – кабинетларда идән алыштырылган, стена һәм түшәм акланган һәм буялган. Аннары Серафимовка район хастаханәсенең психиатрия бүлекчәсендә эшләгәннәр. Хәзер алар – бала тудыру йорты ашханәсендә, анда яшелчәләр өчен киштәләр, бәрәңге чистарту машинасы урнаштыралар.

1 августтан бригада бала тудыру йортын сипләүгә керешәчәк, елдагыча, бинаны махсус йогышсызландыру чаралары белән юдырачак.

– Беренче чиратта кайсы объектларның игътибар таләп итүен комиссия хәл итә, – ди үзәк район хастаханәсенең баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин. – Фельдшер-акушер үзәкләре аеруча игътибарга лаек, алар бездә 51. Амбулатория һәм авыл хастаханәләре белән бергә алар кимендә 60 мең авыл халкын хезмәтләндерә. Барысы да диярлек күптән ремонт таләп иткән иске биналарда урнашкан. Ягып җылыту чорына әзерлек кысаларында шуларның тугызында җылылык казаннарын алыштырдык, бишесендә төтен юлларын үзгәртеп корабыз. Кандракүл фельдшер-акушер үзәге тузган бинадан авыл балалар бакчасының бер бинасына күчәчәк, тиздән аны ремонтлау күздә тотыла.

“3нче төзелеш фирмасы” җәмгыяте ярдәме белән Төпкилде фельдшер-акушер үзәге җентекле ремонтланачак. Анда түбә, тәрәзәләр, ишекләр алыштырылачак, нигез ныгытылачак.

Моннан тыш, ягып җылыту чорына әзерлек кысаларында сәламәтлек саклау оешмаларында профилактика чаралары үткәрелә.

Тоташ алганда бу эшне башкаруга кимендә өч миллион сум юнәлтеләчәк.

Анфиса АИТОВА.


Читайте нас: