Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 июль 2018, 11:38

Көчле рухлылар

Кандракүл ярыммарафонында илебезнең 600ләп җиңел атлеты катнашты

Кандракүл ярыммарафонында илебезнең 600ләп җиңел атлеты катнашты


Ярыммарафонга килеп, анда катнашучыларның чәм һәм көч-куәтенә тиенеп, үземә һәрчак киләсе елга барысы белән бергә узышка чыгачакмын, дип сүз бирәм. Әмма вакыт уза, мин исә ялкаулыгымны җиңеп, йөгерү юлына баса алмыйм. Шуңа күрә елның елында, һава торышына карамастан, Туймазыга шушы узышка килүчеләр белән соклануымны яшерә алмыйм.

Үткән шимбәдә термометр баганасы буенча эсселек күләгәдә дә 30 градустан артып китте хәтта. Шуңа күрә Кандракүл ярыммарафонына чыккан спортчыларның нинди хис-тойгылар кичерүен күз алдына китерергә тырышып та карамагыз. Ул быел 24нче тапкыр үтте һәм оештыручылар өчен аеруча үзенчәлекле булды. Туймазы шәһәрендә Спорт көрәше федерациясенә нигез салучы, дзюдо һәм самбо буенча спорт мастеры Фәрит Дәүләтшинга быел 50 яшь тулыр иде. Чара кысаларында Туймазыда Олимпия чемпионнары катнашлыгында осталык дәресләре һәм матбугат конференциясе үтте (бу хакта гәзитебезнең киләсе санында укыгыз).

Ярыммарафон хуҗаларының көндәшләре Уфа, Мәләвез, Бәләбәй, Ырымбур өлкәсе, Удмуртия һәм Татарстан Республикасыннан килгән иде.

Узышны танылган спортчылар җитәкләде. Шул исәптән – Уфадан беренче Кандракүл узышы җиңүчесе Фәварис Җәләев, ике тапкыр Паралимпия уеннары җиңүчесе Илдар Помыкалов (Уфа), сурдлимпия уеннары җиңүчесе, дөнья Кубогында, Европа чемпионатларында күптапкыр бүләкләнүче Миңнегали Абдуллин (Кырмыскалы районы); Нефтекамадан ярыммарафон буенча дөнья чемпионатында бүләкләнүче Эльза Кирәева.

5, 10, 21, 42 км – гади халык өчен гадәти саннар. Җиңел атлетчылар өчен исә – авырту-әрнүләрен, җәрәхәтләрен, арыганлыгын онытып яуланган ара бу.

Финишка беренче булып Мәләвездән 23 яшьлек спорт мастеры Вилдан Гаделшин килде. Ул ярыммарафон арасын 1 сәгать 3 минут 30 секундта үтте. Вилданның сүзләренә караганда, Кандракүл узышында катнашу аның Русия чемпионатына әзерлек программасында каралган.

Хатын-кызлар арасында абсолют чемпион дәрәҗәсенә Казаннан Марина Смирнова лаек булды (1 сәгать 14 минут 47 секунд).

Туймазыдан Әлфия Садретдинова 45-54 яшьлекләр төркемендә “көмеш” бүләк яулады.

Анфиса АИТОВА.
(Дәвамын “Туймазы хәбәрләре” гәзитеннән укыгыз).

Читайте нас: