Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
2 июль 2018, 13:13

Кулда таяк — иңдә канат

Пенсионерлар скандинавия адымын түләүсез үзләштерә

Пенсионерлар скандинавия адымын түләүсез үзләштерә


Алар гадәттә амфитеатр янында җыела. Төп-төгәл иртәнге сәгать 9да һәм көндезге сәгать 4нче яртыда сишәмбе һәм пәнҗешәмбе саен бирегә дарулар һәм табиблар урынына спортка өстенлек бирүчеләр килә. Күбесе электән үк скандинавия адымын үзләштерергә хыялланган. Әмма я таяк алалмаган, я остаз табылмаган. Аларга ярдәмгә “Исток” халыкка җәмәгать ярдәме күрсәтү үзәге килгән, ул Президент гранты отып, 30 пар модификацияле норд таягы сатып алган. Нәтиҗәдә “Преодоление” скандинавия адымы клубы оештырылган. Пенсионерлар өчен дәресләр биредә түләүсез.

Туймазылыларны скандинавларча йөрергә районда танылган чаңгычы, җиңел атлетика һәм чаңгы ярышларында җиңүче һәм бүләкле урыннар яулаучы Рәшит Әхтәмов өйрәтә. Клубка тәҗрибәле чаңгычы, бетон ташучы автомобильләр җиһазлау заводының ветераннар советы рәисе, чәмле озын гомерлелекне данлаучы Луиза Шәйдуллина җитәкчелек итә.

– Күпләр скандинавия адымы өчен чаңгы таягы да ярый дип уйлый. Бу зур хата. Норд таягы буйга карап көйләнә, башында үкчәне хәтерләткән кечкенә “тәпи” бар, – дип кисәтә Луиза Мөхәмәт кызы. – Аның файдасы чыннан да зур. Скандинавия адымы белән шөгыльләнгәндә тән мускулларының 90 проценты хәрәкәтләнә (гадәти йөреш вакытында 50 генә). Физик чәмлелекнең мондый төре кан әйләнешен көчәйтә; үпкәләрнең сулыш күләмен арттыра. Шуның исәбенә бөтен организмны кислород белән тукландыру һәм тәэмин итү яхшыра, баш мие чәмлерәк эшли башлый, кәеф күтәрелә, физик халәт һәм тормыш куәте арта.

Остазының фикерен “Преодоление” клубы әгъзасы Зилә Гайфуллина да раслый. Аның сүзләренә караганда, скандинавия адымы белән шөгыльләнү аны яшәртеп җибәргән, күнегүләрдән соң шатлык, күңел көрлеге тоя. “Икенче сулышым ачылдымени!” – ди пенсионер.

Физик чәмлелекнең яңа төрен үзләштерергә теләүчеләр “Исток” үзәгенә шалтырата ала. Телефон: 5-50-27 яисә эш көннәрендә Луначарский урамындагы 15нче йортка, икенче катка, кабул итү бүлмәсенә килә ала (9.00-17.00 сәгатьләрдә, тәнәфес 13.00-14.00 сәгатьләрдә).

Венера ӘШИРОВА, Диана НАСЫЙБУЛЛИНА.
Читайте нас: