Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 июнь 2018, 12:24

Безгә чемпионнар килә

Туймазы янә мәдәни-спорт вакыйгалары үзәгендә

Туймазы янә мәдәни-спорт вакыйгалары үзәгендә


Бүген 11.00 сәгатьтә Төмәнәк авылының “Бабай утары” музей-этнография комплексында “Җырлыйк әле” төбәк үзешчән татар-фольклор ансамбльләре фестиваль-бәйгесе. Анда республиканың төрле районнарыннан 12 коллектив катнаша.

29 июньдә 10.00 сәгатьтә “Спартак” стадионында һәм “Олимпиец”та атказанган спорт мастерлары – Олимпия чемпионы, Русия Җиңел атлетика федерациясенең беренче вице-президенты Андрей Сильнов; катнаш көрәш һәм сугыш самбосы буенча дөнья һәм Европа чемпионы Кирилл Сидельников; дзюдо буенча Европа һәм дөнья Кубогы этаплары чемпионы Алим Гаданов; йөзү буенча Олимпия чемпионы Вениамин Таянович; биатлон буенча дөнья һәм Европа чемпионы Максим Чудов; Русия Катнаш көрәш берлегенең (ММА) беренче вице-президенты Радмир Габдуллин осталык дәресләре үткәрә. 12.00 сәгатьтә “Олимпиец”ның зур залында матбугат конференциясе узачак, анда танылган спортчылардан тыш Дәүләт думасы депутаты, Паралимпия чемпионы Рима Баталова катнашачак.

30 июньдә 10.00 сәгатьтә Кандракүл буенда Туймазыда Спорт көрәше федерациясенә нигез салучы, дзюдо һәм самбо буенча спорт мастеры Фәрит Дәүләтшин истәлегенә XXIV ярыммарафон узачак. 7.30 сәгатьтә “Олимпиец”тан Кандракүлгә автобус кузгалачак.


Читайте нас: