Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 июнь 2018, 17:20

Прививкаларның әһәмияте һәм күзгә күренмәс гепатит...

Инфекция бүлекчәсе мөдире көндәлек эш-мәшәкатьләр турында бәян итә

Инфекция бүлекчәсе мөдире көндәлек эш-мәшәкатьләр турында бәян итә


Бервакыт, өйгә кайтып, кибеттән сатып алган җиңелчә тозланган балыкны ашарга утырдым. Тәмле иде, шактый гына ашап ташладым. Төн уртасында эчем авыртудан уянып киттем. Өч сәгать газаплангач, ирем “Ашыгыч ярдәм” чакыртты.

– Җыеныгыз, инфекция бүлекчәсенә алып китәбез, – диде фельдшер, хәлемне бәяләп.

Хастаханәдә мине кизү торучы шәфкать туташы кабул итте, ул да хәлемне аңларга тырышып, сораулар бирде һәм кизү торучы табибка шалтыратты.

– Бераз түзегез инде, зинһар, ул реанимациядә, анда авыр очрак, – дип юатты мине кыз, «капельница» куйган арада.

Медицина хезмәт-кәрләренең тупаслыгы турында ишеткәнем бар иде, шуңа күрә аларны миңа карата да шундый мөнәсәбәттә булыр дип көттем. Алай булып чыкмады. Аларның моңа вакыты юк иде. Инфекция бүлекчәсендә балалар күп. Шул ук төнне аларга температурасы күтәрелгән һәм бертуктаусыз укшыган имчәк баласын һәм аның әнисен коткарырга туры килде. Авырту һәм куркудан елаган нәни балага беренче тапкырдан тамчылап дару тамызу җайланмасын куеп кара әле! Сабыйның бәләкәй генә кулындагы кыл кебек нечкә кан тамырын табу бик авыр. Әмма шәфкать туташлары таба...

Ләлә МУСИНА.


Читайте нас: