Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 июнь 2018, 17:32

Өметегезне өзмәгез!

Нинди зур бәхет ул – әни булу! Ул тойгыны тасвирлау өчен сүзләр җитмәс кебек.

Нинди зур бәхет ул – әни булу! Ул тойгыны тасвирлау өчен сүзләр җитмәс кебек. Газап-кичерешләр аша көтеп алынган сабыең күкрәгеңә сарылгач, дөньядагы башка нәрсәнең бер әһәмияте дә калмый.


Минем әнә шул бәхеткә юлым озын һәм катлаулы булды. Тормыш иптәшем белән бергә без ул юлны сигез ел үттек. ЭКО ярдәмендә дүрт тапкыр йөккә уздым, тик шактый озак күтәргәннән соң карынымдагы баланың үсеше тукталды. Бу газапны үзе кичергән, УЗИ үткәргән табибтан сабыйның йөрәге типми дигән нәтиҗәне ишеткән кеше генә аңлар, мөгаен, хәлемне. Аяк астындагы җирне тоймый башлыйсың андый минутларда.

Коточкыч авыр һәм аяныч... Яшәвеңне дәвам итәргә тырышасың. Ләкин ул газап тагын кабатлана... Ахыр чиктә безгә суррогат-ана эзләргә киңәш итәләр. Һәм, нинди могҗиза – мин йөккә узам. Үзем! Иптәшем белән баштарак ышаналмый тордык. Чираттагы югалтудан курыктык... Ләкин монысында баламны исән-имин күтәрдем. Кадерлеләрдән-кадерле сабыебыз – көтеп алынган кызыбызның әти-әнисе без хәзер.

Бу могҗизаны тормышка ашырган тылсымчылар – табиб Гөлнара Камил кызы Заһретдиновага, кендек әбиләре-акушерлар Наримә Мөсәвир кызы Вәлиева белән Рузана Риф кызы Галиуллинага зур рәхмәт!

Бүген безнең тарафтан үтелгән юлга дучар булып, икеләнү хисе, шик-шөбһәләр кичергән кешеләргә исә шуны әйтергә телибез: «Могҗизага ышаныгыз. Өметегезне өзмәгез! Бәхет өчен көрәшегез!»

Ләйсән ФЕДОТОВА.


Читайте нас: