Туймазы хәбәрләре
+19 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
22 Май 2018, 11:34

Һава сулаган арада табиблар белән очраштылар

Туймазылылар чираттагы тапкыр сәламәтлек-профилактика чарасында катнашты

Туймазылылар чираттагы тапкыр сәламәтлек-профилактика чарасында катнашты


Узган шимбәдә үзәк мәдәният һәм ял паркындагы Батырлар сукмагында ак халатлы табиблар байтак иде. «Башкортстан Республикасында халык сәламәтлеге көннәре» чарасы чикләрендә үзәк район хастаханәсе район Хакимияте ярдәме белән даими йолага әверелгән «Табиб белән саф һавада» чарасы оештырды.

Бу чарада катнашучылар арасында район Хакимиятенең эшләр идарәчесе Дилә Арсланова һәм үзәк район хастаханәсе баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин да бар иде. Зәбир Сәрим улы раславынча, моның ише профилактика чараларының максаты – халыкның игътибарын сәламәтлекне саклауга җәлеп итү, хәрәкәттә бәрәкәт булу турында искәртү, дөрес туклану, гәүдә авырлыгын күз уңында тоту, яман гадәтләрдән баш тарту, дәвалау оешмаларына вакытында мөрәҗәгать итүнең, дәваланып җәфалануга караганда, авырмау җиңелрәк булуның мөһимлеге турында искәртү.

Туймазылылар тыныч шартларда кардиолог, эндокринолог, невролог, пульмонолог, аллерголог, терапевт, йогышлы авырулар, өлкәннәр авырулары табиблары, дерматолог, гастроэнтеролог белән киңәшләшү мөмкинлегенә ия булды. Һәркемгә буен, авырлыгын, кан басымын, мускуллар көчен үлчәргә; күчмә медицина үзәгендә УЗИ ярдәмендә калкансыман бизне тикшертергә (Октябрьский шәһәре медицина хезмәткәрләренең диагностика модуле кулланылган) тәкъдим ителде.

Бөек Ватан сугышында катнашкан 92 яшьлек Мәсәлим Кәррам улы Закиров та табиблар белән парк сукмакларында очрашырга карар иткән. Ветеран буен, авырлыгын һәм кан басымын үлчәткән – барысы да тәртиптә. Мәсәлим Кәррам улы үзенә, һава торышы нинди булуга карамастан, саф һавада даими булу, иртәнге күнегүләр һәм туклану кагыйдәләрен үтәү күңел көрлеге тәэмин итүен раслады.

Ул көнне чара Мичурин урамындагы 1нче поликлиникада да үтте – теләгән кеше ультратавыш ярдәмендә калкансыман бизне тикшертә, кандагы шикәр күрсәткечен үлчәтә алды.

Тикшеренүдән һәм профилактика әңгәмәсеннән соң үзәк район хастаханәсе белгечләре туймазылыларга дөрес туклану, атеросклерозга бәйле диета, кандагы артык холестеринны киметү ысуллары турында искәрмә-киңәшләр таратты.

Зилә АБДУЛЛИНА.


Читайте нас: