Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Облачно
Сәламәтлек
4 Апреля 2018, 08:44

Вирус һөҗүм итә

Районда лаборатория шартларында грипп белән авыруның алты очрагы расланган

Добавить в предпочтительные источники Google
Районда лаборатория шартларында грипп белән авыруның алты очрагы расланган

Үткән атнада “Кискен тын юллары инфекциясе” диагнозы 1485 туймазылыда теркәлгән, шуның 997се – балалар. Эпидемия чоры башланган мәлдән алып прививка ясатмаган алты өлкән кешедә грипп ачыкланган. Температурагыз югары, башыгыз авырта, тәнегез сызлый икән, тамак һәм буыннар җәфаласа, томау, ютәл төшсә, укырга яки эшкә бару катгый тыела, югыйсә, сез башкаларны да зарарлаячаксыз. Өйгә табиб чакыртып, ул билгеләгән дәвалануны башларга кирәк.
Читайте нас