Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 апрель 2018, 18:07

Тикшеренергә килегез

Яман шеш авыруын иртәрәк ачыклау хәерле

Яман шеш авыруын иртәрәк ачыклау хәерле
Районыбызда республиканың пилот проекты эшли башлады – сыекча цитологиясе алымы белән аналык муены яман шешен иртә дәвердә ачыклау. Әйтергә кирәк, бу авыру хатын-кызлар арасында таралган яман шеш буенча икенче урында тора, ел саен аңардан дөньяда кимендә 250 мең кеше вафат була.

Диагностиканың әлеге алымы хатын-кызларда яман шешкә һәвәслекне һәм яман шеш авыруын ачыкларга ярдәм итә. Бу кыйммәтле чара – 8 мең сум, әмма проект кысаларында түләүсез үткәрелә. Бердәнбер чикләү – авыруларның

23-64 яшьтә булуы зарур. Аны үтү өчен паспорт һәм полис күчермәсе белән участок гинекологына мөрәҗәгать

итегез.
Читайте нас: