Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 март 2018, 14:07

Сакланырга, тикшерелергә, югалып калмаска!

«Тәвә кошыдай качмагыз»

1нче дәваханә табибы, онколог Евгений Голов Туймазыда 4 ел эшли.

Хезмәттәшләре белән бергә ул соңгы ике елда гына 397 яман шеш (шул исәптән, 61 – сөт бизләре яман шеше) башлану очрагын ачыклаган. Ягъни, алар асылда 397 кешене коткарырга ярдәм иткән.

– Яман шеш авыруларының сәбәпләре ачыкланып бетмәгән әле. Бу нәсел үзенчәлеге, начар экология, тетрәнешләр нәтиҗәсе булу ихтимал, – ди Евгений Константинович. – Яман шеш организм күзәнәкләре тәртипсез һәм туктаусыз ишәю нәтиҗәсендә үсеш ала. Сәламәт күзәнәк ихтыяҗ булганда, мәсәлән, үскәндә, тукыманы яңарту яки яраны төзәтү таләп ителгәндә генә бүленә. Бурыч үтәлгәч, бүленү туктала. Тик кайчак менә шул «тормоз» ватыла, бүленү тукталмый. Андый яман шеш күзәнәкләре һәр кешедә бар, ләкин сәламәт кешенең иммун системасы аларга үрчергә ирек бирми. Чөнки авыруларның һәрберсе организмны хәлсезләндерә, димәк, яман шешкә юл куймау өчен мәҗбүри шарт – барлык авыруларны вакытында дәвалау һәм иммунитетны ныгыту.

Яман гадәтләрдән дә арынырга кирәк. Атап әйткәндә, тәмәкене ташларга. Күпчелек ул үпкәләрне генә зарарлый дип уйлый. Тик ул бөтен ашказан-эчәк куышлыгына бәйле. Яман шеш ирендә, ашказанда, туры эчәктә дә булу (үпкәләр, тын юллары, бугаз зарарлану) ихтимал. Тәмәке тарткан кешеләрнең яман шешкә дучарлыгы тартмаганнарга караганда 35 тапкыр артыграк. Тарткан хатын-кызларга исә ул «төтәткән» ир-атларга караганда 2 тапкыр ешрак яный.

Исерткеч эчемлек белән мавыгу да хәвефле кеше өчен, чөнки ул да иммунитетны какшата. Бернәрсә дә борчымаган очракта да медицина тикшерүләрен даими үтеп тору гадәткә әверелергә тиеш. Ел саен флюорография үтәргә, хатын-кызлар – маммография, ир-атлар простата бизендәге үзенчәлекле антигенга (ПСА) тикшерү үтәргә тиеш. Якын туганнар арасында яман шеш авырулы кеше булса, бу – җентекле тикшерүләр үтү өчен нигезле сәбәп.

Бүген Русиядә «Онкоконтроль» программасы эшли. Медицина хезмәткәрләренә яңа елда беренче тапкыр мөрәҗәгать иткән теләсә кайсы кеше 10 сораудан торган анкетаны тутыра. Җавапларның нибары берсе уңай булган очракта да терапевт авыруны өстәмә тикшерүгә җибәрергә бурычлы.

Берсәбәпсез ап-петит югалса, авырлык кимесә, хәл булмаса, тирләтсә – сагаерга кирәк. Бу – онкологка яисә терапевтка (онкологка юллама алу өчен) күренү өчен нигезле сәбәп. Безнең дәваханәдә онколог кабинетында беренче тапкыр мөрәҗәгать итүчеләр кабул ителә: авыруы ачыкланса, без ул кешене онкология үзәгенә җибәрәбез. Гадәттә авыруга химия терапиясе, нурланыш терапиясе яки операция билгеләнә – бу шешнең урынына бәйле.

Вакытында дәвалый баш-ламасаң, ул чир башка сәламәт әгъзаларга да күчәчәк. Яман шеш «дәверләп», берничә ел дәвамында өлгерә, шуңа күрә шеш никадәр иртәрәк ачыкланса, дәвалау шулкадәр җиңелрәк булачак. Беренче ике дәвердә (бездә ачыкланган барлык яман шеш авырулары очракларының 50%) күпчелек тулысынча терелә, 20шәр ел һәм аннан да озаграк яши). Ләкин өзлегү дәверендә ачыкланган яман шеш очраклары да байтак әле.
Читайте нас: