Туймазы хәбәрләре
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 февраль 2018, 12:21

Тоташ ил белән чаңгыга

Күмәк чаңгы узышында 3,5 меңләп туймазылы катнашты

Күмәк чаңгы узышында 3,5 меңләп туймазылы катнашты

Зилә АБДУЛЛИНА


«Русия чаңгы юлы» ярышлары илебездә 36нчы тапкыр үтә инде. Безнең шәһәр республиканың бу күркәм узышны оештырган биш төп мәйданчыгының берсе. Районыбызда ул унберенче тапкыр үткәрелә хәзер.

Шимбә, 10 февральдә, Туймазыда 5-72 яшьлек сәламәт тормыш тарафдары барысы берьюлы чаңгыга басты. Термометрның терекөмеш баганасы ул көнне 20 градус салкынлыкка ишарәләүгә карамастан, кыю чаңгычылар куркып калмады. Туймазылылар бу ярышка бәйрәмгә баргандай – гаиләләп агылды.Район Хакимияте башлыгы Айдар Суфиянов аларга җиңел стартлар, күтәренке кәеф һәм яхшы сәламәтлек теләде.

Савыктыру үзәгенең чаңгы юлында мәктәп балалары, студентлар, район предприятиеләре һәм оешмалары эшчәннәре, спорт ветераннары очрашты. Яшь буенча сигез төркемчәдә чаңгычылар 1, 3 һәм 6 км ераклыкка йөгерде.

Гадәттәгечә, предприятие, оешма җитәкчеләре иң элек кузгалды. Узышның бу өлешендә хатын-кызлар арасында район Хакимиятенең икътисад бүлеге начальнигы Зөлфирә Хәбибрахманова җиңде. Быел Зөлфирә Исхак кызы дәрәҗәле баскычка икенче тапкыр баса – Туймазыда чаңгы шуу чорын ачканда өченче урын яулаган иде.

– Мин спорт белән шөгыльләнергә яратам, чаңгы белән генә чикләнмим, волейбол, баскетбол, бадминтон белән дә мавыгам, тимераякта шуам һәм бассейнга йөрим. 11 яшьлек кызым Милананы да хәрәкәтле тормыш рәвешенә җәлеп итәм, – диде спортчы.

Җитәкче ир-егетләр арасындагы ярыш җиңүчесе – Шаран районы мөстәкыйль эшкуары Рим Капитонов. Ветераннар арасыннан Рим Зинур улының 62 яшьлек якташы Тимур Сыртланов һәм Собханкул авылыннан килгән 56 яшьлек Наилә Вәлитова финиш сызыгын иң элек кичте.

– «Транснефть-Урал» акционерлар җәмгыятендә эшләгәндә мин спортчы буларак чыныктым, чөнки ел саен кышкы һәм җәйге спартакиадаларда катнаштым, -– диде Наилә Әхнәф кызы. – Дөрес, соңгы вакытларда чаңгыга басарга туры килмәде, шуңа күрә билгеләнгән араны үтү җиңел булмады.

Сәламәтлек мөмкинлеге чикләнгән чаңгычылар өчен

1 км үтү бурычы куелган иде. Бу төркемчәдә, рәсми бирелмәсә дә, «иң батыр» исемен яулаган бердәнбер узышчы 34 яшьлек Эльнора Мәхмүдова икәнлеге мәгълүм булды.

– Минем өчен чаңгы – спортның иң яхшы төре. Сәламәтлегем чикле булу сәбәпле, мин тиз атлый алмыйм, махсус чанада шуганда исә үземне очкандай хис итәм, һәм бу бик зур ләззәт, – диде ханым.

Чаңгыдан кала, тагын йөзү, бильярд белән дә мавыга Эльнора Әхәт кызы. Әйтергә кирәк, былтыр рус бильярды буенча республика чемпионатында ул өченче урын яулаган. Тормыш иптәше белән (аның бер аягы юк) икәүләп алар дүрт бала тәрбияли. Хәрәкәттә бәрәкәт булуны үз үрнәгендә раслый, җәй көне республика буенча ишкәкле байдаркаларда узышуда катнаша.

Аран Насыйбуллин, Светлана Галибаева, Тимур Биксолтанов, Диләрә Нигъмәтуллина, Илнур Әхмитов, Наталья Ануфриева, Линар Басыйров, Гүзәл Габидуллина, Булат Хәсәнов, Лилия Кәримова да үз төркемчәләрендә чаңгы ярышы җиңүчеләре булды.

Бу узышта катнашкан иң өлкән чаңгычы Әхәт Газизов булса, иң яшь чаңгычы – Милана Биксолтанова.
Зилә АБДУЛЛИНА
Читайте нас: