Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
8 февраль 2018, 11:46

Республикабызда грипп очраклары теркәлгән

Ул дүрт кешедә ачыкланган

Ул дүрт кешедә ачыкланган

Февраль җылысы белән генә түгел, кискен һәм йогышлы (вируслы) тын юллары авырулары белән дә каушатып җибәрде. 29 гыйнвардан 4 февральгә кадәр республикада кимендә 20 мең кеше тын юллары һәм йогышлы вирус авыруларына дучар булган – үткән атнада теркәлгән авыруларга караганда өч мең кешегә күбрәк бу. Дүрт кешедә грипп авыруы теркәлгән.

Безнең районда үткән атнада вируслы йогышлы авырулар 808 кешедә, шул исәптән, 594 балада ачыкланган. Бер атна элек 1,1 тапкыр азрак булган.

Томауласагыз, ютәлләсәгез, температурагыз күтәрелсә (грипп вакытында кискен баш авырту, тән сызлау да ихтимал), мөстәкыйль дәвалану белән тынычланмагыз, табиб чакыртыгыз.
Читайте нас: