Туймазы хәбәрләре
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 февраль 2018, 19:36

Үзәк район хастаханәсе яшь белгечләрне көтә

Медицина юнәлешендәге югары уку йорты студентлары белән очрашу булды

Медицина юнәлешендәге югары уку йорты студентлары белән очрашу булды


Дүшәмбе көнне үзәк район хастаханәсе коллективы кунаклар – медицина югары уку йортларында белем алган студент туймазылыларны кабул итте. Бу очрашуга 30 булачак табиб килде.

Студентларның дәвалау оешмасы һәм коллектив белән танышуы 2нче дәваханәдән башланды. Ул узган елдан бирле «Ачык регистратура» сынау (пилот) проекты буенча эшли. Анда кабул ителгәнче көтү урыннары камилләштерелгән, регистратура эшчәннәре белән авырулар арасындагы чаршау-бүлгечләр сүтеп алынган. Залга өстәмә таблолар, төсле юл күрсәткечләре эленгән – алар авыруларга таләп ителгән белгечләрне тизрәк табарга ярдәм итә. Эштә электрон хасталык кәгазьләре һәм дару рецептлары кулланыла.

Баш табибның дәваханә эшчәнлеге буенча урынбасары Ирина Беляева хәзер табибка күренергә теләгән кешенең регистратура аша гына түгел, фойеда утырган терминал аша да, колл-центр дип аталган эшкәртү үзәге һәм дәүләт хезмәтләре күрсәтү үзәге аша да языла алуын раслады.

Хастаханә бүлекчәләрендәге экскурсия студентлар өчен бик мавыктыргыч булды, алар бар нәрсә белән кызыксынды, сораулар бирде, буш эш урыны-вазифалар булу-булмау турында белеште. Башлангыч-кан тамырлары бүлекчәсенең дәвалау-физкультура кабинетында (ЛФК) алар йөкләнешне микъдар-өлешләп кичерү мөмкинлеге биргән йөгерү сукмагына (тредбан) басып карады (рәсемдә). ЛФК табибы Рим Усманов инсульт кичергән авыруларның ЛФК залы җайланмалары ярдәмендә реабилитация үтүен раслады.

Булачак табиблар нейрореабилитация, травматология бүлекчәләренә дә керде. Нурланыш-диагностика бүлекчәсендәге компьютер томографы һәм кабул итү бүлекчәсендәге теле-ЭКГ аппарат-программа комплексы эшчәнлеге белән танышты.

«Түгәрәк өстәл» вакытында (анда район Хакимияте башлыгы урынбасары Сергей Подоприхин катнашты) медицина оешмасы баш табибы Зәбир Гыйздәтуллин районның табиблар белән тәэмин ителеше 87% тәшкил итүне раслады. Белгечләрне җәлеп итү максатында эш шартлары яхшыртыла – күтәренке хезмәт хакы түләнә, торак мәсьәләсен хәл итүдә ярдәм күрсәтелә, күркәм остазлык йоласы дәвам итә.

Илебезнең медицина юнәлешендәге югары уку йортларында бүген 182, шул исәптән, Башкорт дәүләт медицина университетында 126 туймазылы укый. Баш табиб яшь белгечләрнең күпчелегенең шушы коллективка кушылачагына өмет белдерде.

– Миңа район хастаханәсендәге җиһазланыш ошады, – диде БДМУның 6нчы курс студенты Венера Грушевская, тәэссоратларын уртаклашып. – Шәһәрдә яңа балалар дәваханәсе төзү күздә тотыла, ә мин – булачак педиатр, шуңа күрә бик шатмын. Һичшиксез үзебезнең шәһәргә эшкә кайтырга җыенам.


Читайте нас: