Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
5 февраль 2018, 14:03

Уйныйбыз да, биибез дә, җырлыйбыз да Гәзит укучыларыбыз бәйгедә катнашкан өчен концертка билет белән бүләкләнде

Гәзит укучыларыбыз бәйгедә катнашкан өчен концертка билет белән бүләкләнде


“Туймазы хәбәрләре” сәхифәсендә (www.tuvest.ru) “Кышкы могҗизалар” фотобәйгесе үтте. Катнашучылар безгә чаңгы, сноуборд, тимераякта шуган, хәтта су коенган фотоларын җибәрде. Иң кызыклы өч фото авторы яшь җырчы Гөлназ Асаева концертына билетлы булды.

Кандракүлдән Айгөл Ярмөхәмәтова туганының күлдә тимераякта шуган фотосын җибәргән.

– Без балалар белән җыр-моңга мөкиббән, Туймазыга төрле концертларга еш йөрибез. Яшь җырчының иҗаты белән танышу мөмкинлеге биргән өчен гәзиткә зур рәхмәт, – диде Айгөл.

Туймазыдан Светлана Бубырёва тату гаиләсенең сноубордта шуган вакытын тасвирлаган. Гөлназ Мөсәвирова берничә ел инде гадәттән тыш чыныгу ысулы белән мавыга. Мунча кергән саен тормыш иптәше белән бергә баштанаяк чишмә суы белән коена алар.

Безнең сәхифәгә керегез, бәйгеләрдә катнашыгыз!
Читайте нас: