Туймазы хәбәрләре
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
31 гыйнвар 2018, 19:48

Воркаут – заманча спорт төре

Районда яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен данлау чарасы үтә

Спорт
Районда яшьләр арасында сәламәт тормыш рәвешен данлау чарасы үтә

Районыбызда воркаут хәрәкәте колледж укучылары Айрат Исламов һәм Наил Даянов тырышлыгы белән берничә ел киң колач ала инде. Бүген егетләр чәмлеләр төркеме белән Кандра мәдәният йортында осталык дәресе үткәрде. Алар җыелмалы спорт җиһазында күнегүләр эшләп, урам турникларында күнегеп ирешелгән көч, җитезлек һәм чыдамлыгын күрсәтте.
Яшьләр сәясәте тармагы җитәкчесе Альберт Хәсәнов сүзләренә караганда, укучыларны һәм авыл яшьләрен спортның шушы төренә җәлеп итү, аларны үз авылларында воркаут мәйданчыклары оештыруга этәрү өчен киләсе өч айда мондый очрашулар районның барлык 18 авыл советында да үтәчәк. Бу катлаулы эш түгел, чөнки воркаут мәйданчыклары оештыру Төбәк тәкъдимнәрен хуплау программасы кысаларында башкарылырга мөмкин.

Читайте нас: